Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Балаларны наркоманиядән ничек сакларга?

Урыссу бистәсендә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тагын бер наркопритонны ачыклаганнар.

Районның наркотикларга каршы комиссия рәисе урынбасары Г. Белалова җитәкчелегендә узган утырышта сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм әле ныгырга өлгермәгән акылларны җәмгыятьнең тискәре күренешләреннән саклауга басым ясалды. "Безнең балаларыбыз, мәктәп укучыларымы, һөнәри училище тәрбияләнүчеләре булсынмы ул, алар урам иркенә куелмаска тиешләр, - дип мөрәҗәгать итте комиссия әгъзаларына Гөлдания Нурлыгаян кызы. - Үсмерләрне, бигрәк тә авыр, асоциаль гаиләләрдән булган балаларны белем бирү учреждениесе һәм район дәрәҗәсендәге җәмәгать тормышына җәлеп итәргә, аларның спорт секцияләренә, шул ук "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексындагы бассейнга йөрүгә йогынты ясарга кирәк". Моннан тыш, утырышта мотивация, активистларны кызыксындыру турында онытмау мөһимлеге дә искәртелде. Тулаем алганда, наркомания соравы бүген кискен тора. Безнең район да чыгарма түгел. Наркомания белән бәйле вәзгыять буенча эчке эшләр бүлеге оперуполномоченные Д. Чесноков мәгълүматларына караганда, Урыссу бистәсенең Жуков урамындагы бер йортта фаразлауларга караганда марихуана салынган пакет табылган. Бүгенге көндә пакет Бөгелмә шәһәрендә тикшерүдә. Мондый фактлар, кызганычка, яшүсмерләрнең тыелган гамәлдән сакланмаганлыкны дәлилли. Мондый адымнарның тискәре йогынтысы турында алар, кагыйдә буларак, өстән-өстән ишетеп кенә беләләр, наркотиклардан алган "ләззәт" өчен түләүнең җитдилеген аңламыйлар. Ә бит узган көннәрнең берсендә генә диярлек район үзәгендә наркотиклардан әле утыз яше дә тулмаган яшь хатын һәлак булган. Аның кечкенә кызы калган. "Әлеге виртуаль дөньядан кайтып, тормыштан әлеге гыйбрәтле китү очрагы турында бөтен трибуналарны файдаланып, шул исәптән, газета һәм телевидение аша кычкырып сөйләргә кирәк", - дип ассызыклады Белалова.
Поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары Р. Фатыйхов наркоманнарны ачыклау һәм аларны учетка кую эше буенча мәгълүмат биреп, 20 мартка Урыссу поликлиникасының наркологик кабинетында "наркомания" диагнозы белән 21 кеше исәптә торуын билгеләде. "Әлеге кешеләрнең уртача яше - 33, шуларның егермесе - урыссулылар, берсе - авыл кешесе. Наркотик матдәләрне кулланган өчен профилактик учетта 33 кеше тора, аларның уртача яшьләре - 24. Агымдагы елның беренче ярты еллыгында 124 санлы һөнәри училище тәрбияләнүчеләрен наркотик матдәләр куллану буенча тикшерү планлаштырыла", - дип ассызыклады Ренат Габдулла улы.
Кешелек дөньясында өстенлек алырга тырышучы әлеге замана афәтеннән балаларны саклау һәм яклау - өлкәннәрнең төп бурычларының берсе. Утырышта әлеге фикер көн кадагында торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X