Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Барысы өчен дә юллар ачылачак

Урыссу бистәсендә инвалидлар һәм башка авырлык белән хәрәкәт итүче гражданнар урамга, җәмәгать урыннарына һәм мәгариф учреждениеләренә чыгу мөмкинлегенә ия була башлады.

Пушкин урамында бу көннәрдә тротуарларны реконструкцияләү буенча эшләр алып барыла. Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы урынбасары Андрей Кондрашов аңлатуынча, тротуарларны үзгәртеп ясау аларны 2011-2015 елларга кабул ителгән "Уңайлы мохит" Дәүләт программасына тәңгәл китерү максатында уздырыла. Ул инвалидларга, арбалы балалар белән әти-әниләргә һәм башка чикләнгән мөмкинлекле гражданнарга гомуми инфраструктурада йөрү мөмкинлеген тәэмин итү өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән. Бордюр ташын түбәнәйтү район хакимияте бинасыннан Урыссу гимназиясенә кадәр - 27 урында планлаштырыла, ә финанс чаралары җитәрлек булган очракта, район хастаханәсенә кадәр күздә тотыла. Тротуарларны реконструкцияләү буенча эшләрне Баулы шәһәреннән "ТЕКО" ҖЧҖ субподряд оешмасы башкара.
Шул ук программа буенча Урыссудагы 2 санлы мәктәптә дә ремонт үткәрелә. Арбалы инвалидлар өчен биредә бәдрәф җайлаштырылган һәм бинага каршылыкларсыз керү өчен җайланмалар кую тәмамлана. Беренче катларда арбада йөрүче инвалидлар яшәгән Шагыйрь Сирин урамы буенча 19 санлы йорт, Жуков урамы буенча 43 санлы һәм Химиклар тыкрыгы буенча 7а йортларның подъездлары яңадан үзгәртеп ясала. Аларда пандуслар, култыксалар куела, ишекләр алыштырыла һәм башкалар.

Белешмә
Россия Федерациясе тарафыннан 2008 елда имза куелган инвалидлар хокуклары турында БМО конвенциясе анда катнашучы дәүләтләрнең башкалар белән физик мохитка, транспортка, мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне дә кертеп, мәгълүматка һәм элемтәгә, шулай ук ачык объектларга һәм халыкка күрсәтелгән башка хезмәтләргә керү мөмкинлеген тәэмин итү өчен тиешле чаралар күрә. Әлеге, уңайлылыкка комачаулаучы каршылыклардан һәм киртәләрдән арыну, аерым алганда, биналарга, юлларга, транспортка, мәктәпләрне, торак йортларны, медицина учреждениеләрен һәм эш урыннарын да кертеп, башка эчке һәм тышкы объектларга кагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалидлар пандуслар