Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Батыр егеткә дә ял кирәк

Узган ялларда оештырылган бөтен чараларны бер тема берләштерде. Ул - Ватанны саклаучылар көне.

Җомга кичендә район мәдәният йортына бәйрәм кичәсенә җыелган ютазылыларны башкарма комитет җитәкчесе сәламләде. Район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм шәхсән үз исеменнән җылы сүзләр җиткергән Андрей Подовалов, бүгенге тыныч тормышта гына түгел, ил халкына авыр сынаулар килгәндә дә армия һәм флот хәрбиләренең һәрвакыт кыюлык һәм батырлык үрнәге булуларын билгеләп үтте. Без ил тарихына язылган һәр сугышта хәрби антларына тугры калган ветераннарыбыз белән горурланабыз, диде ул.

Бәйрәм кичендә сәхнәгә күтәрелгән балалар музыка мәктәбенең халык уен кораллары, "Ютазы йолдызлары", "Сөембикә" ансамбльләре, "Роза" фольклор төркеме һәм башка бик күп үзешчәннәр башкаруындагы җыр һәм биюләр үз гаиләсен, илен һәм җирен саклаучы, яклаучы ир-егетләребезгә багышланды.

Урыссуның 2 санлы мәктәп базасында узган волейбол буенча ярышлар да Ватанны саклаучылар көненә багышланды. Районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Светлана Пройдакова хәбәр итүенчә, беренче урынга капитаны Ренат Садыйков булган ЦСК командасы чыккан. Вил Сөләйманов оештырган яңа уенчылардан җыелма команда икенче урынны яулаган. "Электросоединитель" командасы - өченче. Тренеры - Игорь Гыйльметдинов. Җиңүчеләр волейбол туплары белән бүләкләнделәр.

Ташкичү мәдәният йортында "Татар егете" бәйгесендә катнашкан авыл ир-егетләре мәкаль һәм әйтемнәр әйтешүдә, сәдәф тагуда, бәйрәм открыткасы ясауда, кабымлык хәзерләүдә һәм башка биремнәрдә көч сынашты. Авыл үзешчәннәре чыгышлары белән үрелеп барган тамаша татар егетләренең күмәк биюләре белән тәмамланды, дип хәбәр итте мәдәният йорты директоры Зиннура Катермина.

Иске Каразирек мәдәният йорты сәхнәсендә исә бик тиздән армия сафларына алыначак егетләр, әйтик, токмач кисүдә, бәрәңге әрчеп турауда, армиядән хат язуда, "армия кибете"ндә киенеп, киемнәренә реклама ясауда һәм башка төрле кызыклы биремнәрдә үзләренең җитезлекләрен, кыюлыкларын, тапкырлыкларын һәм җор теллелекләрен күрсәттеләр, дип хәбәр итте сәнгать җитәкчесе Сәкинә Садрыева. Ватанны саклаучылар көнен Яңа Каразирек халкы да билгеләп үткән. Клуб мөдире Зөлфия Гафиятова авылдашларын чаңгы ярышына чыгарган. Финишка Илнар Ильясов беренче килгән. Авыл халкы спорт уеннарының башка төрләрендә дә бик теләп уйнаган. Әлеге бәйрәм чараларында катнашкан һәркем лаеклы бүләгенә ия булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев