Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Бөек Ватан сугышы ветераны Мәгъдәнур Йосыпов: "Мине үлемнән Ходай Тәгалә 4 тапкыр саклап калды..."

Бүген Кече Урыссу авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мәгъдәнур Йосыпов үзенең матур юбилее - 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Мәгъдәнур абый янына ерак араларны якын итеп яраткан кызлары, кияүләре кайткан, районның социаль яклау бүлеге, җирлек хезмәткәрләре һәм район ветераннар советы килгән иде. Әле бүген дә яшәүдән...

Бүген Кече Урыссу авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мәгъдәнур Йосыпов үзенең матур юбилее - 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Мәгъдәнур абый янына ерак араларны якын итеп яраткан кызлары, кияүләре кайткан, районның социаль яклау бүлеге, җирлек хезмәткәрләре һәм район ветераннар советы килгән иде. Әле бүген дә яшәүдән тәм табып, үз акылында булган ветеран кунакларга түкми-чәчми сугыш еллары турында бәян итте. Гаиләдә иң олы бала булып, җиде бертуган булсалар да, кызганычка каршы бүген Мәгъдәнур абыйның иң кече энесе генә исән. Алар аның белән көн дә күрешеп, авыл яңалыклары турында белешеп торалар икән. Абыйлы-энеле Йосыповларның җомга намазыннан да калганнары юк. Кызганыч, гомер кемгәдер озын, ә кемгәдер кыска бирелә. Мәгъдәнур абыйның тормыш иптәше дә моннан 15 ел элек бакыйлыкка күчкән.

- Әмма мин күңелемне төшермим, - ди ул. - Биш кызым, кияләрем, егермедән артык онык һәм оныкчыкларым кайтсалар, өйдә басыр урын булмый, - дип сөенече белән уртаклашты юбиляр. Кулы да бар эшкә ятып торган Мәгъдәнур ага үз вакытында тимерче булып эшләгән. - Авылның барлык кешеләренә әле чиләкләр, әле таслар ясап бирүче дә, сәгать сөт аерту аппаратларын төзәтүче дә безнең әтиебез иде, дип горурланып сөйли юбилярның кызлары. Ә алар аның бишәү.
Бу көнне аны матур юбилее белән социаль яклау бүлеге хезмәткәре Гөлнара Галиахметова, районның ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Ташкичү авылы җирлеге башлыгы Рамиль Вәлиев, җирле ветераннар советы рәисе тәбрик иттеләр, юбилярга иң изге теләкләрен һәм, әлбәттә, 100 яшькәчә җитеүен теләделәр. Мәгъдәнур ага моңа бик тә лаек булган кеше!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X