Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

«Бердәм Россия»нең партия проектлары – россиялеләр өчен

"Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлекчәсе утыздан артык партия пректын тормышка ашыра: безнең республика барлык 23 федераль, өстәмә рәвештә тугыз партия проекты эшләгән Россия Федерациясенең бердәнбер субъекты һәм гамәлдә аларның барысы да безнең районда тормышка ашырыла.

"Бердәм Россия"нең Татарстан бүлекчәсе Миңнеханов стратегиясе куйган партия проектларын: халыкны социаль яклауны, сәламәтлек саклауны, мәгарифне, иҗтимагый институтларны, тулаем татарстанлыларның тормыш сыйфатын үстерүне тормышка ашыра. Социаль гарантияләргә "Бердәм Россия" аерым игътибар бирә. Әлеге юнәлешне үзенең турыдан-туры җаваплылык зонасы дип исәпли һәм федераль партия проектларын региональләр белән көчәйтә. "Безнең кадерле ветеран", "Мәктәпкә җыенырга ярдм ит", "Тормыш сыйфаты - сәламәтлек", "Балалар бакчалары - балаларга" һәм башка проектлар безнең район да уңышлы эшли, ди "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Елена Коваль. Әйтик, "Безнең кадерле ветеран" проекты кысаларында производство ветераннарына үзләре лаеклы ялга киткән предприятиеләр һәм учреждениеләр беркетелгән. Шулай итеп, 88 яшьлек урыссулы Александр Богданов Урыссу ГРЭСының алдынгы белгечләре сафында булган. Бүген аның сәламәтлеге мактанырлык түгел. Ә балалары башка шәһәрләрдә яши. Шулай да чәчләренә чал төшкән ветеранның беркемгә дә кирәк булмау тойгысы юк - аның янында даими рәвештә булып торалар.
- Без аны беркайчан да онытмыйбыз, - ди "Россия пенсионерлары берлеге" иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе рәисе Валентина Воробьева. - Даими рәвештә килеп, сәламәтлекләре белән кызыксынып торалар, грэслылар да календарьдагы данлы даталар белән тәбрик итә. Шулай итеп, ул үзен ялгыз тоймый.
Элек актив гражданлык позициясендә торган, икенче катта яшәүче һәм сәламәтлек торышы буенча өйдән чыкмаучы 96 яшьлек Лидия Шишкова янында еш кына Урыссудагы 2 санлы мәктәп тәрбияләнүчеләре була. Әйтик, 9 Май бәйрәме алдыннан укучылар аның бакчасын тәртипкә китергән һәм яшь, көчле тавышлар белән бердәм рәвештә: "Котлыйбыз, котлыйбыз! - дип кабатлаганнар. 91 яшьлек ветеран-педагог Анастасия Служаева шулай ук мәгариф хезмәткәрләренә һәм укучыларга рәхмәтле. Ә күптән түгел безнең ветераннар пенсионерларның Казанда узган "Третий возраст" спартакиадасында булып кайтканнар: биредә алар өстәл теннисы, дартс, мылтыктан ату, җиңел атлетика буенча ярышларда актив катнашканнар һәм яхшы гына урыннар яулаганнар. Тагын шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Урыссу үзәк район хастаханәсендә ветераннар өчен югары уңайлылыктагы палаталар эшли.
Ел саен предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләре "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" региональ проектында катнаша: әлеге изге эш аркасында яңа уку елы башланыр алдыннан мәктәп комплектлары районның мохтаҗ булган беренче сыйныф укучысына һәм канцтоварларның 213 комплекты мохтаҗ башка сыйныф укучыларына тапшырылган. Теге яки бу региональ проектлар кысаларында районда иң җитди игътибар балаларны сәламәтләндерүгә, тулаем сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга бирелә. Әйтик, "Дубравушка" балаларны сәламәтләндерү лагеренда тулысынча туклану блогы яңартылды, Урыссу бистәсенең Солнечный микрорайонында, Кәрәкәшледә, Димтамакта, Ютазыда, Подгорныйда, Урыссудагы 2 һәм 3 санлы мәктәпләрдә җиде спорт мәйданчыгы төзелде. "Балалар бакчалары - балаларга" федераль партия проекты аркасында нәниләр өчен 335 өстәмә урын булдырылды: яңартылганнан соң, 75 урынлык "Йолдызчык" балалар бакчасы һәм 120 урынлык Урыссу 1 санлы балалар бакчасы файдалануга тапшырылды, Солнечный микрорайонында 80 урынлык яңа балалар бакчасы төзелде, Димтамакта, Ютазыда һәм Урыссудагы 4 һәм 5 санлы балалар бакчаларында өстәмә төркемнәр ачылды.
"Бердәм Россия"нең Татарстан бүлекчәсе инициативасы буенча партия программасын тормышка ашыруның "Тормыш сыйфаты - сәламәтлек" аерым юнәлеше булып фельдшер-акушерлык пунктлары төзү торды. Россиянең күп регионнарыннан аермалы буларак, авылларда ФАПларны япмауларына карамастан, 2012 елга аларның күбесе капиталь ремонтка мохтаҗ иде, кайберләре ремонтка да яраксыз булды. Шулай итеп, Татарстанда медицина җайланмалары һәм җиһаз белән тәэмин ителгән модульле ФАПлар төзүнең республика программасы старт алды. Безнең районда модульле фельдшер-акушерлык пунктлары Алма-Атада, Алабакүлдә, Акбашта һәм Урыссу бистәсенең Солнечный микрорайонында куелды, шундый ук 18 объектка капиталь ремонт ясалды. "Авыл клубы" республика программасы кысаларында Акбаш, Кече Урыссу, Әбсәләм, Иске Каразирек авылларнында клублар һәм мәдәният йортлары төзелде. Быел Какылы Күлдә яңа мәдәният учагы тергезелә, Иске Урыссу авылы мәдәният йорты ремонтлана.
Авыл җирендә эшләргә карар иткән табибларга акчалата ярдәм итүнең "Земский доктор" программасы 2016 елда район хастаханәсендә онколог, акушер-гинеколог, терапевт, анестизиолог-реаниматолог вакансияләрен ябарга мөмкинлек бирде. 2015 елда шундый ук бер миллион сумлык грант ярдәме Ютазы авылы халкына терапевт һәм стоматолог алып килде. Сүз уңаеннан, "Бердәм Россия" программасының региональ бүлегендә "Земский фельдшер" программасы эшләнә.
Бу республикада яшәүчеләрне социаль гарантияләр белән тәэмин итүгә юнәлтелгән Татарстан бердәмроссиялеләре партия проектларының тулы исемлеге түгел. Аларның уникальлеге нәрсәдә? Җавап күзгә күренеп тора дип уйларга кирәк: бер генә программа да кәгазьдә калмый, тормышка аша, һәм әһәмияте аз булмаганча, һәр муниципалитетка барып җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев