Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Беренче май – хезмәт бәйрәме

Районда Яз һәм хезмәт бәйрәмен тантаналы митинг белән билгеләп үттеләр. Ул гадәттәгечә Урыссу бистәсенең балалар паркында узды.

Яңгырлы иртә булуга карамастан, митингка бөтен предприятие, учреждение һәм оешма вәкилләре җыелды. Төрле төсле лозунглар, транспорантлар, флаглар болытлы көнне яктыртып җибәргәндәй булды, күңелләргә дәрт өстәде. Иртүк ява башлаган яңгыр, бәлкем, кемнеңдер күңеленә хуш та килмәгәндер, ә менә табигать-анага ул үзенең шифасын бирә, көзен мул уңышка нигез булыр дигән ышанычын белдерде үзенең сәламләү сүзендә "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлеге сәяси советы секретаре, район башлыгы Рөстәм Нуриев. Урыссулыларны, гомумән район халкын бәйрәм белән иҗтимагый оешма һәм яшьләр формированиеләре вәкилләре дә тәбрик иттеләр.
Митинг тәмамлангач, Балалар иҗаты үзәге педагоглары малайлар һәм кызлар белән мавыктыргыч уеннар оештырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев