Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Бүген Иске Урыссу авылында күрсәтмә Сабан туе узды

Бүген Урыссу авыл җирлегенә керүче Иске Урыссу авылында районыбызның күрсәтмә Сабан туе узды.

Табигатьнең иң матур җирендә узган бәйрәм авыл халкының да, ерак араларны якын итеп кайткан кунакларның да күңеленә хуш килде. Мәйдан шау-шудан, уеннардан гөрләп торды. Сабан туеның милли уеннарында катнашкан яше-карты йөгерде, аркан тартты, аркылы пычкы белән утын да кисте, капчык киеп тә йөгерде, капчык белән дә сугышты. Гадәттәгечә иң күп җыелган халык көрәш мәйданы янында иде. Кечкенәләрдән алып өлкән яшьтә булган батырлар өчен аларның якыннары, дуслары көч-дәрт өстәп торса, Яр Чаллы шәһәреннән килгән, тскеурыссулыларның якташы булган композитор-җырчы Ренат Гобәйдуллин төркеме бәйрәмгә тагы да ямь, дәрт өстәде. Ә бәйге җиңүчеләре турында тулырак мәгълүматны газета битләреннән укый алырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев