Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Бистәне бергәләп чистартыйк

Район җитәкчеләре белән һәр дүшәмбе Р. Нуриев җитәкчелегендә узган киңәшмә җомга көнне узган бистәне чүп-чардан арындыру өмәсенә нәтиҗәләр чыгару турында иде.

Инфраструктура бүлеге белгече А. Кондрашов биргән мәгълүматлар буенча өмәгә торак-коммуналь хуҗалык эшчеләреннән башка беркем дә чыкмаган. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр кемдер килеп аларның йорт тирәләрен чистартуны өмет итеп яталар. Бу эшне халык белән бергә эшләргә кирәк, - дип искәртте җитәкче.
Киңәшмә барышында районда су күтәрелү буенча бүгенге көнгә ни дәрәҗәдә булуы белән кызыксынды район башлыгы. Янгын куркынычсызлыгы һәм гадәттән тыш хәлләр күзәтчелеге бүлегеннән М. Харисов районда су басу контрольдә. Бүген куркыныч хәлдә калучылар юк, соңгы ике ел чагыштырып караганда хәл тынычрак, - диде. Район башлыгы Р. Нуриев та бу ситуацияне контрольдә тотарга чакырды.
Р. Нуриев узган атнада булган кайбер чаралар турында үз фикерләрен дә җиткерде. Шуларның берсе - чәчү сезоны якынлашу. Бу уңайдан җитәкче Акбаш авылында булган. Р. Гайнетдинов, Тимербаев фермерлык хуҗалыгы һәм калган ике фермерның чәчүгә әзерлекләре белән таныштым. Аларның кәефләре яхшы, эшкә әзерлек күренеп тора, - дип белдерде. Шулай ук Бәйрәкәдә узган агроконференция турында да сөйләде. Бу елда без берникадәр күләмдә минераль ашламалар кайтарттык инде, бу эш әле һаман дәвам итә, дип искәртте.
Киңәшмә ахырында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм юбилее уңаеннан "Татэнергосбыт" начальнигы Т. Брыль бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев