Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Бөтендөнья татар яшьләре Казанга җыелдылар

27 августтан 31 августка кадәр казан шәһәрендә V Бөтендөнья татар яшьләре форумы узды.

Әлеге чараны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы шуралары оештырды. V Бөтендөнья татар яшьләре Форумы делегатлары, татар яшьләре тормышының актуаль мәсьәләләре турында фикер алышып, милли йөзебезне, ана телебезне, мәдәниятебезне, рухи мирасыбызны, гореф-гадәтләребезне, дини кыйммәтләребезне саклау нияте белән, Казанга җыйналдылар. Форумга төрле илләрдән - Кытай, Латвия, Литва, Эстония, Бразилия, Урта Азия илләреннән һәм башка төбәкләрдән дә татар яшьләре килгән иде. Чараның төп максаты - мәълүмат алмашу, татар телен өйрәнү, татар халкының мәдәниятен белү өчен "Татар иле" Бөтендөнья татар порталы мөмкинлекләреннән файдалану, яңа "ТНВ-Планета" каналының аудиториясен киңәйтү. Форумда биш көн дәвамында татар яшьләре төрле чараларда катнаштылар: Г. Камал исемендәге драма һәм комедия театрында Р. Зәйдулланың "Үлеп яратты" спектаклен, шул ук залда "Казан" бию ансамбле концертын карадылар, Арча муниципаль районында "Кичке уен" бәйрәмендә катнаштылар, к. Тинчурин исемендәге театрда "Авыл кызы" дип исемләнгән I Бөтенроссия конкурсының финалын карадылар, Татарстан Республикасы мөстәкыйльлеге көненә багышланган "Мәңге яшә, Татарстан" бәйрәм чарасында катнаштылар. Программа бик эчтәлекле төзелгән һәм күп чараны үз эченә сыйдырган. Форумның пленар өлешендә Кыргызстаннан, Башкортстаннан, Кытайдан килгән милләттәшләребез чыгыш ясадылар. Алар үз илләрендә яшәүче татарлар тормышы һәм яшәеше белән таныштырдылар, ана телләрен саклап калу өчен башкарылган эшләре турында сөйләделәр.
Форум ахырында аның эшенә йомгак ясалып, резолюция кабул ителде. Һәр делегат үз фикерен җиткерергә хокуклы иде. Татарстан Республикасындагы татар яшьләренең иҗтимагый оешмаларына татар телен куллану даирәсен киңәйтү максатыннан, татар мәдәниятен, татар халкының традицияләрен, үз милли йөзен саклау эшендә актив катнашырга, ике дәүләт теле турындагы законның үтәлешен җәмгыятьнең игътибар үзәгендә тотуны көчәйтергә, дигән фикер яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев