Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Бу дөньяда мәхәббәтсез яшәп булмый

Россиядә 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.

Парлар язылышу мизгеленнән гаилә туа. Әле борынгы Рим сәясәтчесе һәм ораторы Цицерон ук: "Өйләнешүчеләр союзы - кешелек җәмгыятенең беренче баскычы", - дигән. Әмма анда басу гаилә бәхетен гарантияләми. Беркем дә гаилә ныклыгының беренче чиратта гаилә әгъзаларының мәхәббәтенә, үзара ихтирамына, бер-берсенә тугрылык саклавына бәйле икәнлеген кире какмас. "Мәхәббәттән башка ир белән хатын булып яшәү чын яшәештән, шәфкатьлелектән, җан тынычлыгыннан мәхрүм, аның Хак Тәгалә билгеләгән кануннар белән уртаклыгы юк, анда һәр үзен ихтирам иткән кеше кабул итмәгән мескенлек һәм түбәнлек кенә бар", - дигән инглиз шагыйре, сәясәтче һәм фикер иясе Мильтон Джон.
Хәзерге заманда мәхәббәт һәм тугрылык төшенчәләре архаик, заман кешесенең ихтыяҗына туры килмәгән булып санала. Һәм бүгенге көндә бер-берсенә җылы, назлы мөнәсәбәтләрне озак еллар дәвамында саклаган, мәхәббәтләре яктылыгын гомерләре буена алып барган парларны күп очратып булмый. Шушы җөмләне танылган совет һәм Россия шагыйре Рәсүл Гамзатовның шигырь юллары раслый кебек: "Чәчләреңә бәс кунса да, сөеклем, минем өчен иң гүзәле син бүген".
Агымдагы елның беренче ярты елына, загс бүлеге начальнигы Зөлфия Фәррахова мәгълүматлары буенча, 67 никах теркәлгән - бу узган елның шул ук чоры кадәр. Алар арасында да әлеге шигырь юлларында тасвирланган кебек мәхәббәт саклануы язылышучыларның үзләренә бәйле. Кызганыч, барлык өйләнешүчеләр дә гаилә көнкүреше авырлыкларын җиңеп чыга алмый. Агымдагы елның алты аенда, узган елдагы кебек үк, загс хезмәткәрләренә 46 парны аерырга туры килгән. "2011 елга кадәр аерылышулар кинәт кимегән иде, әмма соңгы ел ярымда вәзгыять капма-каршыга үзгәрде, өстәвенә, суд тәртибендә никах таркатучылар артты, - дип белдерде загс начальнигы. - Бу кире күренешнең сәбәпләрен ачыклау өчен республика Министрлар Кабинеты кушуы буенча, аерылышучылар аеруча күп теркәлгән загс бүлекләре (шул исәптән, безнең районда да) анкеталаштыру үткәрә. Зөлфия Мәсгуть кызы мәгълүматлары буенча, беренче ярты еллыкта туган балалар саны 154тән 151гә кадәр кимегән, әмма уллыкка алынган балалар арткан. Ел башыннан 7 нарасый яңа әти-әниле булган, узган елның шул ук чорында бер генә уллыкка алу очрагы да теркәлмәгән. Унсигез яшькә җитмәгән парлар арасында никахлашучылар саны кимү ютазылылар файдасына сөйли. Быел кияүгә унҗиде яшьлек бер кыз гына чыккан. Элекке елларда балигъ булганчы никахлашучылар җиде-сигезгә җиткән. Чит ил гражданнары белән никах теркәүчеләр саны да елдан-ел кими. Хәзерге вакытка башка дәүләт кешесе белән бары бер никах теркәлгән.
Сүз уңаенда
Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне XIII гасырда яшәгән Муром князе Петр һәм аның хатыны Феврониядән соң барлыкка килгән. Әлеге гаилә парын православие христианнары гаилә һәм никахны яклаучылар буларак хөрмәтлиләр. Петр һәм Феврония үзләре исән чакта ук ир белән хатын тугрылыгы үрнәгенә әверелгәннәр. Легенда буенча алар бер көнне - 1228 елның 25 июнендә (яңа стиль буенча - 8 июлендә) үлгәннәр. Аларның төрле урыннарга җирләнгән җәсәдләре ниндидер могҗиза белән бер табутта булып чыга. Петр һәм Феврония 1547 елда чиркәү соборында изгеләштерелгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев