Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Бурыч җыеп, ютазылылар канализациясез калырга мөмкин

Бердәм исәп-хисап үзәге мәгълүматлары буенча, агымдагы ел башына район халкының торак-коммуналь уңайлыклар өчен бурычы 6 миллион 790 мең 431 сум тәшкил иткән: күп фатирлы йортларда - 5 миллион 707мең 662 сум һәм шәхси секторда - 1 миллион 82 мең 769 сум.

Районда уңайлыклар өчен даими түләмәүчеләргә карата чаралар күрү дәвам итә. Узган атнада Урыссу бистәсендәге бурычларын түләмәүчеләр генә түгел, аларның даими үсешенә юл куючыларны комиссия өйләренә барып тикшерде. Бурычлылар исемлегендә озак еллар дәвамында асоциаль, деградацияләнгән затлар исәпләнә. Шул ук аракы һәм кабымлык өчен генә акча табучы эшсез урыссулының торагы калдыклар полигоны. Һәм мондый антисанитария инде озак еллар дәвам итә. Ә бит аның фатиры биш катлы йортта, өстә дә, аста да кешеләр яши. Фатирдан, бурычлар түләмәү сәбәпле, электр, җылылык өзелгән. Биредә канализация эшен дә туктатсаң... Нәрсә эшләргә? Сорау чираттагы тапкыр җавапсыз калды: комиссия әгъзалары кулларын гына селтиләр. Башка даими түләмәүчеләр янында булу да уңыш китермәде. Беркем дә ишеген ачмады. Берләре чынлап та өйдә булмаса, икенчеләре комиссиядән яшеренеп калды. Бер урыссулыларга таныш юрист хатын-кыз коммуналчыларга 282 мең сум күләмендә бурычлы икән. Әлегә ул закон хәрефенә таянып эш итә. Сүз уңаеннан, йорт подъездларының берсендә счет-квитанцияләр тәрәзә төбендә ята: алар адресатка барып җитми, чөнки аның торган урыны йорт та түгел, урам да түгел, "Советлар Союзы"дыр...

Коммуналь хезмәтләрне бушлай файдаланырга яратучы идарә оешмаларының белдерү кәгазьләренә һәм кисәтүләренә җавап бирми икән, торак-коммуналь уңайлыклар өчен бурычларны суд тәртибендә түләттерәләр. Әйтик, агымдагы ел башына суд приставлары бүлеге район идарә оешмаларының 30 дәгъвасын (тәкъдим ителгән 58дән) канәгатьләндерде. Унбер дәгъва буенча коммуналь уңайлыклар өчен бурычлы яшәүченең әҗәтен хезмәт хакыннан тотып калырга карар ителде. Бурычларны каплау варианты буларак реструктуризация карала. Ул әҗәтне даими рәвештә, графикка ярашлы түләргә мөмкинлек бирә. Законнарны һәм карарларны әйләнеп узарга гадәтләнгән кешеләр өчен электр энергиясен өзү кебек чаралар файдасыз. Түләмәүчеләр электр тапшыру линиясенә үзбелдеклек белән тоташып, җиңел генә проблеманы хәл итә ала. Агымдагы елда коммуналь уңайлыклар өчен бурычлылар белән көрәш максатында район җитәкчелеге КИТ системалы җайланма сатып алырга карар иткән. Ул канализация эшен туктата торган җайланма. Нәкъ менә әлеге чара иң мөһим булган коммуналь хезмәт - су чыгаруны эшләүдән туктатып, намуссыз яшәүчеләрдән бурычларын түләттерә ала. Өстәвенә, торак-коммуналь хуҗалык эшчеләренә әлеге җайланманы кую өчен фатирга кереп торырга да кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев