Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Буыннар  бәйләнеше өзелмәскә тиеш

Фашист Германиясен җиңүнең 67 еллыгын бәйрәм итү алдыннан район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев сугыш ветераннары активы белән очрашты.

Түгәрәк өстәл артындагы очрашу элекке дусларның җылы шартларда әңгәмәсе формасында узды. Рөстәм Мидхәт улы әлегә кадәр районның иҗтимагый тормышында актив катнашкан карт солдатларны сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында, шулай ук үсеп килүче буынны тәрбияләүдәге эшләр торышы белән кыскача таныштырды. "Сезнең кыйммәтле тормыш тәҗрибәсе, өлешегезгә төшкән сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыклар яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә, һичшиксез, әһәмиятле роль уйный, - дип ассызыклап узды район башлыгы вазифаларын башкаручы. Ул, ветераннарның көнкүреше, яшәү шартлары белән кызыксынып, аларның туып торган проблемаларын хәл итүдә булышуга әзерлеген белдерде. Үз чиратларында Билал Гыйздәтов, Мансур Әхмәтшин, Зәки Фәрхетдинов һәм Миңнебай Миннекәев районда булган вакыйгалар белән кызыксындылар. Очрашуда район башлыгы ярдәмчесе Сәгадәтулла Төхбәтуллин, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Кәшиф Вәлиев катнаштылар. Чара ахырында ветераннарга азык-төлек пакетлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X