Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Бәйрәкә амбулаториясе ремонттан соң хезмәт күрсәтә башлады

Бәйрәкә авылында капиталь ремонттан соң авыл амбулатория-хастаханәсе ачылды.

Амбулаториядә эшләүче хезмәткәрләрнең сүзләренә караганда, ремонт эшләре тиз арада һәм җиренә җиткерелеп башкарылган. Бәйрәкә авылы амбулаториясе 2080 кешегә хезмәт күрсәтсә, шуларның 430ы - балалар. Амбулаториянең баш табибы Гөлчирә Хәлиуллина: "Авылыбыз үзенең мәктәбе, балалар бакчасы һәм хастаханәсе булу белән бик бәхетле", - диде. Ә хәзер ремонттан соң авыл халкын шушы ачык, якты бүлмәләребездә профилактик чаралар узу өчен көтәбез, дип тә өстәде.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Вадигуллин Бәйрәкә авылы халкына мөрәҗәгать итеп, районда инде өч яңа сәламәтлек саклау учагы ачылды, шуларның икесе агымдагы елда, диде. - Инде менә бүген сезнең авылда ремонттан соң тагын бер амбулатория үз ишекләрен ача. Әлеге чара Өлкәннәр көне белән туры килгәнлектән, барыгызга да исәнлек-саулык телим, җан тынычлыгы сезгә, дип ассызыклады. Авылдашларын һәм өлкәннәрне бу көнне җирлек башлыгы Рәмзия Дәүләтханова да тәбрикләде һәм беренче чиратта рәхмәтен республика хөкүмәтенә, район башлыгына һәм ремонт эшләрен тиз арада башкарган кешеләргә җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев