Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Чаңгычыларны салкын куркытмый

Декабрь аеның суык көннәренең берсендә, салкынга карамастан, "Дубравушка" чаңгы-прокат базасында чаңгы сезоны ачылу тантанасы узды. Сәламәт яшәү рәвеше тарафдарларын район башлыгы Рөстәм Нуриев сәламләде.

Ярышта катнашучылар - сәнәгать предприятиеләре, учреждениеләр һәм оешмалар вәкилләре стартка чыкты. Чаңгычыларны vip-персоналар, ирләр һәм хатын-кызлар өчен традицион дистанция үзенә дәште. Җанатарлар үз спортчыларына көч биреп тордылар. Җиңүчеләрне, Кыш Бабай белән Кар Кызы мактау грамоталары гына түгел, Яңа ел бүләкләре дә тапшырып, хөрмәтләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев