Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Деградациягә йөз тотабыз

Балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиядә учетта социаль имин булмаган 18 үсмер һәм 65 бала тәрбияләнүче 35 гаилә тора.

Бу хакта район башлыгы урынбасары Р. Хәкимова, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары З. Рәшитова рәислегендә узган дүшәмбе киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары комиссия рәисе Г. Белалова үз чыгышында хәбәр итте. 2011 елда үткәрелгән 22 утырышта ата-аналарга һәм балигъ булмаган балаларга карата 119 эш каралган. Комиссия әгъзалары Әбсәләм, Алабакүл, Алма-Ата, Бәйрәкәтамак һәм Ютазы авылларында күчмә утырышлар оештырганнар, балаларына тиешле тәрбия бирмәгән гаиләләрне тикшергәннәр. Соңгы ике елда булган утырышларда караклык, вак урлашу, хулиганлык, чит милеккә зыян салу, наркотик һәм психотроп матдәләрне законсыз куллану, җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөрү очраклары буенча Урыссуның 2, 3, 4 санлы мәктәпләре, гимназия, коррекцион мәктәп-интернат, 124 санлы училище, Ютазы, Әбсәләм, Кече Урыссу, Иске Урыссу мәктәпләре укучыларына карата төзелгән беркетмәләр тикшерелгән. Гөлдания Нурлыгаян кызы чыгышыннан аңлашылганча, балигъ булмаган балаларның хокук бозу һәм җинаять юлына басуларына гаиләдәге иминсезлек этәрә. Комиссиядә тикшерелгән гаиләләрнең 90 процентында әти-әниләр спиртлы эчемлекне артык күп кулланалар, беркайда да эшләмиләр, амораль тормыш рәвеше алып баралар, дип ассызыклады Г. Белалова.
Җәмәгатьчелектә эчкечелекнең көннән-көн тамыр җәя баруын район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары А. Гарифуллин да үз чыгышында билгеләп үтте. Узган атнада төрле хокук бозулар турында 51 хәбәр алынган, ЮХИДИ тарафыннан 64 беркетмә төзелгән. Аларның күпчелеге эчкечелек белән бәйле. Айрат Тәлгать улы Урыссу бистәсендәге "Березка" кафесы эшчәнлегенең хәвефлек тудыруын, анда күңел ачучыларның даими рәвештә җәнҗал һәм сугыш чыгаруын, өстәвенә күрше йортларда яшәүчеләрдән шикаятьләр керүен хәбәр итте. Әлеге җәмәгать урынында видеокамералар куелмаган, таләпләргә яраклы сак системасы оештырылмаган. Агымдагы елда административ хокук бозулар буенча төзелгән 434 беркетмәгә дә нигезне күпчелек очракта спиртлы эчемлекне кирәгеннән артык куллану очраклары тудырган.
Киңәшмәдә Урыссу үзәк район хастаханәсенең план буенча эшләве, агымдагы атнада призывникларның медицина тикшерүе уза башлаулары, бина түбәләрен кардан, кыекларын боз сөңгеләреннән чистарту, торак пунктлардагы сукбай этләрне юк итү, Хәйрия фондына бер көнлек хезмәт хакын күчерү буенча эшне активлаштыру, район мәктәпләрендә запас ишекләр урнаштыру, бушаган муниципаль объектларга, әйтик, авыллардагы балалар бакчалары биналарына куллану табу һәм район тормышын тулыландыручы башка сораулар тикшерелде.
Киңәшмә күңелле хәбәр белән тәмамланды. Торак пунктларның төзеклелеге буенча республикада игълан ителгән бәйгедә Ташкичү авыл җирлеге икенче урынга лаек булды һәм Россия күләмендәге бәйгегә документларын юллады, дип билгеләп узды Р. Хәкимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев