Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Демография яхшырган

Агымдагы елның беренче яртысын район загс бүлеге яхшы күрсәткечләр белән тәмамлаган.

Безнең районда гражданлык хәле актларын теркәүне район башкарма комитетының загс бүлеге һәм авыл җирлекләре башкарма комитетлары тормышка ашыра. 2013 елның беренче ярты еллыгында алар тарафыннан 150 бала тууы теркәлгән. Загс бүлеге начальнигы Зөлфия Фәррахова сүзләре буенча, әлеге күрсәткеч узган елдагы дәрәҗәдә кала. Үткән елда районда 315 бала туган. Районда бу кадәр туучылар саны төгәл егерме ел дәвамында теркәлмәгән. Бары 1992 елда гына 300дән артык бала, төгәлрәк әйткәндә, 319 бала тууы билгеләнгән. Туучылар саны Әбсәләм, Урыссу, Ютазы авыл җирлекләрендә, шулай ук Урыссу бистәсендә күзәтелгән. Әлеге күрсәткеч Акбаш, Димтамак һәм Иске Каразирек авыл җирлекләрендә дә бераз гына кимегән.
Районда туган икенче, өченче һәм аннан соңгы балалар саны кимемәве дә куандыра. Бу гаилә социаль тормышының иң әһәмиятле күрсәткечләреннән берсе булып тора һәм җәмгыятькә, дәүләткә халык саны тотрыклылыгын һәм алга таба үсеш перспетивасын тәэмин итә. Мәсәлән, ярты елда районда 58 - беренче бала, 60 - икенче бала, 24 - өченче бала һәм сигез дүртенче һәм аннан соңгы бала дөньяга килгән.
2010-2011 елларда районда ике пар игезәкләр тууы теркәлгән. Аларның барысы да авыл җирлекләрендә яшәүчеләр. 2012 елда дүрт пар игезәк тууы теркәлгән. Быел әлегә игезәкләр юк.
Туган нарасыйлар саны арасында малайлар лидерлык итә, алар - 79, кызлар - 72. Сүз уңаенда, иң өлкән әти-әнигә 47шәр яшь, ә иң яшьләре - 23 яшьлек әти һәм 17 яшьлек әни.
Районда уллыкка һәм кызлыкка алынучылар саны да шатландырмый калмый. Барлыгы ярты елда җиде нарасый чын гаиләгә һәм яңа йортка ия булган. Ә 2011 елда бары өч бала гына уллыкка һәм кызлыкка алынган булган. Узган елда - бары тик берәү генә.
Агымдагы елның беренче яртысында никахларын 67 пар теркәгән. Әлеге күрсәткеч тә узган ел дәрәҗәсендә. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, никахны теркәүгә 97,7 процент гариза интернет челтәрендә онлайн-броньлаштыру аша бирелә. Бу гади һәм уңайлы. Никахлашучыларның яшенә килгәндә, кияүләрнең дә кәләшләрнең дә өлкәнәю тенденциясе билгеләнә. Загс белгечләре ир-егетләр арасында аеруча актив никах яше диеп 25 яшьтән 35 яшькә кадәр чорны билгелиләр - бу 33 өйләнүче, ягъни яшь кешеләрнең гомуми саныннан 49 процент. Кәләшләрнең иң популяр яше 18 яшьтән 24 яшькә кадәр теркәлгән - бу 28 кыз, ягъни гомуми саннан 41 процент тәшкил итә. 35 яшьтән өлкәнрәк яңа өйләнешүчеләр дә бар - бу 24 процент ир-егет һәм 22 процент хатын-кыз. Соңгы елларда балигъ булмаган, ягъни 18 яшькә кадәрге өйләнешүчеләр саны да кимегән. 2008 һәм 2009 елларда андый кәләшләр җидедән унга кадәр теркәлгән булса, 2010 елда бары икәү, ә 2011-2012 елларда - өчәр. Агымдагы елда 17 яшьлек кәләш әлегә берәү генә. Ә балигъ булмаган теркәлүче егетләр соңгы елларда гомумән юк. Сүз уңаенда, иң өлкән өйләнүче ир кешегә 71 яшь тулган, ә иң өлкән кәләшкә - 58 яшь. Никахларын яңадан 20 хатын-кыз һәм 21 ир-ат теркәгән.
Кызганыч, 2013 елның беренче яртысында 46 аерылышу рәсмиләштерелгән. Әлеге күрсәткеч тотрыклы булып калган. Ул узган елның шул ук чоры кадәр. 33 гаилә таркалудан әти-әниләре белән бергә 44 балигъ булмаган бала психологик җәрәхәт алган.
Социаль күрсәткечләрнең иң хәвефлесе булып халыкның табигый кимүе тора. Беренче ярты елда районда 148 кеше үлгән - бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 55 кешегә азрак. Туучылар бик күп булмаса да, үлүчеләр дәрәҗәсеннән артык. Халыкның табигый үсеше бүгенге көндә плюс өчкә тигез, чөнки икенче кварталда туучылар күбрәк булган.
Үлүчеләр саны узган ел белән чагыштырганда, Урыссу бистәсендә кисәк кенә - 45 кешегә, Кәрәкәшле авыл җирлегендә - 7 кешегә, Ютазы авыл җирлегендә - 5 кешегә кимегән. Әлеге күрсәткеч Иске Каразирек авыл җирлегендә 4 кешегә арткан. Калган барлык җирлекләрдә мәрхүмнәр саны узган ел дәрәҗәсендә калган. Беренче ярты елда 148 үлүченең 79ы - ирләр һәм 69ы - хатын-кызлар. Кызганыч, вафат ирләрнең утызы 60 яшькә кадәр җитмәгән. Әлеге яшькә кадәр җитмәүче хатын-кызлар өч тапкырга кимрәк.
Сүз уңаенда
2013 елның 6 аенда райондагы загс бүлеге тарафыннан 448 гражданлык хәле акты теркәлгән, 895 башка юридик әһәмиятле эшләр башкарылган, физик һәм юридик затларга 474 документ бирелгән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X