Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Дәүләт Думасы депутаты ютазылылар белән очрашты

Узган чәршәмбедә РФ Дәүләт Думасы депутаты Әбүбәкеров Урыссу бистәсендә булып китте һәм бүгенге көндә аеруча актуаль сорауларны күтәргән район активын кабул итте.

Әлеге очрашу инвалидлар декадасы кысаларында узды һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына кагылды. Мәсәлән, инвалидлар җәмгыяте рәисе Н. Кукушкина депутатның игътибарын беренче группа инвалиды П. Моисеевка ярдәм итү мөһимлегенә юнәлтте. Ул үзенә яраклы модельдәге кресло-арбаны көтеп яши. Әлеге сорау буенча мәгълүматны тыңлаганнан соң, Әбүбәкеров кирәкле модельдәге колясканы алуда финанс ярдәмен күрсәтергә вәгъдә итте. Икенче мәсьәлә икенче группа инвалиды А. Пахалковка мөһим булган санатор-курорт дәвалавына кагылды. Агымдагы елның декабре ахырында, диелде очрашу барышында, ул Ульяновск өлкәсенең "Сосновый бор" тернәкләндерү үзәгендә дәвалау курсы үтәчәк. Каклы Күлдән инвалид Р. Кочалков мөнәсәбәтендәге сорау да уңай чишелеш тапты.
Район ветераннар советы рәисе З. Глушкова "Сугыш балалары" категориясенә кергән ветераннар турында мәсьәләне кузгатты. Еш кына аларның проблемалары читтә кала. Ришат Фазлетдин улы сүзләре буенча, киләсе елда әлеге категориядәге гражданнарның торак шартларын яхшырту уңаеннан закон кабул итү турында мәсьәлә каралачак. Шулай ук Зоя Васильевна депутат игътибарын табиблык-хезмәт эксперт комиссиясенең авыр чирләре булган хасталарның өйләренә баруы (аерым очракларда) мөһимлегенә юнәлтте. Мәсьәлә, дип ассызыклады Глушкова, әлеге кешеләрнең үз сәламәтлекләре торышын бәяләү максатында карар алу, ягъни инвалидлык турында нәтиҗә алу өчен Казанга бара алмаулары сәбәпле күтәрелә. Районда мондый өч кеше бар. Сорау һичшиксез уңай хәл ителергә тиеш, дип аңлатылды халыкны кабул итү барышында.
Кораллы Көчләр ветераны, икенче төркем инвалиды Ә. Фәхриев шулай ук тернәкләндерү үзәклә-рендә дәвалану курсын үтү мәсьәләсен күтәрде. Сорауны депутат игътибарга алды. Әбүбәкеров тагын бер сорауны теркәп куйды: урыссулы А. Рәхимова социаль найм буенча алынган "квадратлар" бәясе күтәрелү мөмкинлеге уңаеннан борчылу белдерде.
Район мәдәният йортында исә чикләнгән мөмкинлекле кешеләр өчен матур концерт программасы тәкъдим ителде. Иҗтимагый оешмалар рәисләре үз чыгышларында район җитәкчелегенең инвалидлар проблемаларына игътибарлы мөнәсәбәтләренә басым ясадылар. Инвалидлар ункөнлеге, дип ассызыклады Әбүбәкеров үз чыгышында, җәмәгатьчелек игътибарын теге яки бу сәбәпләр аркасында сәламәтлекләрен югалткан, физик формалары башкаларныкы кебек булмаган кешеләргә җәлеп итү максатында игълан ителә. Әлбәттә, дип билгеләп үтте ул, республикада гражданнарның мондый категорияләре өчен аз эшләнми, әмма "уңайлы мохит"нең Ауропа дәрәҗәсе турында сөйләргә иртәрәк әле. Район башлыгы һәм үз исеменнән чыгыш ясаган район советы депутаты С. Төхбәтуллин залда җыелучылар адресына иң җылы теләкләрен юллады. Сәхнәдә башлангыч оешмалар активистларын котладылар. Узып баручы елда юбилейларын билгеләп үткән инвалидларга бүләкләр тапшырылды, җылы котлаулар җиткерелде.
Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы тарафыннан игълан ителгән Халыкара инвалидлар көне мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә үз хокукларын тулысынча тормышка ашыруга юнәлтелгән эшчәнлек импульсы бирә - нәкъ менә әлеге фикер чара лейтмотивы булып яңгырады. Ихлас җырлар һәм дәртле биюләр бәй-рәмгә аерым бизәк, игелеклелек мохите өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев