Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Дәүләт ярдәме: аның белән эшмәкәрләр файдалана ала

Узган сишәмбе, 28 майда, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зәрия Сәетгалина рәислегендә район шәхси эшмәкәрләре киңәшмәсе узды. Анда кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм мәсьәләсе күтәрелде.

ТР Иктисад министрлыгының эшмәкәрлеккә булышлык итү Департаменты начальнигы урынбасары Сергей Болотаев эшмәкәрлек субъектларына ярдәм чаралары, аерым алганда, Татарстанда гамәлдә булган программалар турында мәгълүмат бирде.
- Сүз дә юк, эшмәкәрләр - ул күпмедер дәрәҗәдә, бары үз көчләре һәм мөмкинлекләренә генә исәп тотарга күнеккән идеалистлар, - дип билгеләп үтте Болотаев. - Әмма эшмәкәрлек башлангыч чорда гына үзагымга куелды. Бүген бизнеска төрле юнәлешләр буенча ярдәм каралган. Мәсәлән, эш башлаучы һәм бүгенге көндә көч-куәт туплаган эшмәкәрләр өчен лизинг-грантлар, сатып алынган җиһаз бәясен субсидияләү, кадрларны комплекслы укыту программасы кысаларында һөнәргә өйрәнүчеләрне өлешчә финанслау, инновацион грантлар, энергонәтиҗәле технологияләрне производствога керткәндә ярдәм... Бу ярдәм чараларының тулы булмаган исемлеге, - дип билгеләп үтте Болотаев. Ул җыелучылар игътибарын теге яки бу ярдәм программасында катнашу өчен заявка бирүдәге үзгәрешләргә юнәлтте. Шулай итеп, агымдагы елда заявкалар ТР Икътисад министрлыгында конвертларсыз турыдан-туры эшмәкәрнең үзе тарафыннан кабул ителәчәк. Аның сүзләре буенча, мондый якын килү туган сорауларны урында хәл итү мөмкинлеген бирә. Моннан тыш, тиздән районнарда эшмәкәрлеккә ярдәм үзәкләре эшли башлаячак.
Эшмәкәрлеккә ярдәм Департаменты начальнигы урынбасары теләүчеләр өстәмә мәгълүмат ала алган координаталарны җиткерде. Ахырда ул "Бетон+" ҖЧҖ вәкиленә предприятиенең генераль директоры Илдар Гәрәев исеменә ТРда эшмәкәрлекне үстерүдә зур шәхси өлеше һәм Россия эшмәкәрлеге көне уңаеннан мактау грамотасы тапшырды. Киңәшмә барышында "Мега" кафесе һәм кулинария цехы мөдире Сәвия Ибраһимова бүләккә лаек булды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары аңа Милли ашлар көне республика акциясендә катнашканы өчен рәхмәт хаты тапшырды.
Киңәшмәдә шулай ук салым хезмәтенең тикшерүләр бүлеге начальнигы урынбасары Роман Вьюгин һәм Россия Саклык банкының Бөгелмә бүлекчәсе өстәмә офисы начальнигы урынбасары Альмира Галиева чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев