Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Дублер көне. Укучылардан – җитәкчеләргә

Составында 29 укучы булган Балалар район думасы депутатлары бары бер көнгә генә башкарма комитет, хезмәтләр, кыскасы тулаем районның җитәкчелек вазифаларын башкару бурычын үз өсләренә алдылар.

Балалар район думасы (БРД) составына 8 сыйныфтан башлап районның бөтен мәктәпләренең актив укучылары керә. Инде бүген үк БРД депутатлары үз алларына "өлкән" максатлар һәм бурычлар куя, үз өсләренә эшчәнлек нәтиҗәләре өчен җаваплылык ала. Дума әгъзалары Балалар иҗаты үзәгенең сизгер җитәкчелеге астында эшли. Моннан тыш, депутатларга төп ярдәмне республиканың фән һәм мәгариф министрлыгы, мәгълүмати-методик үзәк һәм шәхсән район мәгариф бүлеге начальнигы күр-сәтә.
Күптән түгел БРД депутатлары рәсми рәвештә район башлыгы Рөстәм Нуриевка районда Дублер көне үткәрү үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр. Яшьләр фикере буенча, әлеге эшлекле уен районда балалар хәрәкәтен үстерүгә яңа импульс бирәчәк. Укучылар тәкъдиме Рөстәм Мидхәт улын кызыксындырды. Шулай итеп, 30 гыйнварда районда "Дублер көне" дип аталган ачык белем бирү эшлекле уены үткәрелде. Аның барышында укучылар җирле үзидарә органнары, иҗтимагый оешмалар һәм зур сәнәгать предприятиеләре эшенең үзенчәлекләре белән таныша алдылар.
Гадәти булмаган эш көне утырышлар залында оператив киңәшмәдән башланды, анда район, башкарма комитет бүлекләре һәм хезмәтләр җитәкчеләре үз дублерлары белән танышты. Балалар район думасының ниләр белән шөгыльләнүе һәм Дублер көненең нинди максатта уздырылуы турында җыелучыларга "Мәгълүмати-методик үзәк" МБУ директоры Фәйрүзә Сәлимова кыскача сөйләде. Сәламләү өчен сүз БРД спикеры Владлена Минһаҗевага бирелде, ул, соңыннан, район башлыгы кәнәфиенә утырды. Рөстәм Мидхәт улы Владленага район гербы белән флагчык һәм Устав тапшырды. Моннан соң "яңа район башлыгы" тантаналы рәвештә ант бирде. Иртәнге планерка тәмамлануга, дублерлар үз остазлары белән бергә эш урыннарына юнәлде: Владлена - район башлыгы, Илшат Михайлов - район башлыгы урынбасары, Элиза Латыйпова - район советы аппараты җитәкчесе бүлмәсенә, Алинә Мөхтәруллина - "Электросоединитель" заводына, Динар Иламов - ГРЭСка, Юрий Михайлов - Урыссу үзәк район хастаханәсенә, Рөстәм Ильясов "Водоканал"га юнәлделәр. Барлыгы - 28 бүлек, учреждение һәм предприятие - барысын да санап бетерү мөмкин түгел. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, әлеге чара дублерларның үзләренә генә түгел, остазларына да кызык булды. Алар укучыларга үз эшләренең үзенчәлекләре, җитәкченең көн тәртибе һәм вазифасының башка нечкәлекләре турында зур теләк белән сөйләделәр.
Эш көне ахырында эшлекле уенда катнашучылар һәм аларның остазлары Дублер көненә нәтиҗәләр ясау өчен яңадан киңәшмәгә җыелдылар. Ул кабель телевидениесе хәбәрчеләре кыска вакыт эчендә әзерләп өлгергән видеороликтан һәм фотографияләр слайд-шоуын күрсәтүдән башланды. БРД депутатлары җитәкчеләр адресына рәхмәт сүзләрен телдән җиткереп кенә калмадылар, беренче эш көне тәэссоратларын кәгазьгә төшереп тә уртаклаштылар. Аларның күбесе билгеләнгән вакытның аерым өлкәне төшенү, җаваплылыкның барлык авырлыгын тою өчен аз булуын билгеләп үтте. Моны җитәкчеләр дә кире какмады. Бу җәһәттән Рөстәм Нуриев җыелучыларга якынча март ахырында - апрель башында чараны, вазифалар белән танышуга күбрәк вакыт бүлеп, кабатларга тәкъдим итте. Чөнки дублер көне - ул район өчен бик әһәмиятле булган һөнәри ориентация эшенең бер өлеше. "Безгә мөстәкыйль рәвештә карарлар кабул итәргә сәләтле, грамоталы, алгарышлы яшьләр кирәк, - дип ассызыклады район башлыгы үз чыгышында. - Район сезгә мохтаҗ, аңа кыйммәтле кадрлар таләп ителә. Һәм без вузлар тәмамлаганнан соң сезнең нәтиҗәле эшләвегезгә өметләнәбез". Район башлыгы укучыларга депутатлар сессиясендә катнашырга, район бюджетын барлыкка китерүче зур предприятиеләрдә булырга һәм Балалар район думасы депутатларының даими рәвештә автоном сессияләрен оештырырга тәкъдим итте. Соңгысы бүген укучыларда булган проблемалар һәм сораулар муниципаль дәрәҗәдә күтәрелсен һәм каралсын өчен кирәк. Ничек кенә булмасын, бу көнне балалар урыннарда җитәкче эшенең шактый тәҗрибәсен тупладылар, ә җитәкчеләр үзләренең яшь коллегалары тәкъдимнәрен тыңладылар һәм кабул иттеләр.
Район башлыгы вазифаларын башкаручы дума җитәкчесе Владлена Минһаҗева үзенең остазына һәм башкарма комитет бүлекләре, хезмәтләр һәм предприятиеләр җитәкчеләренә дипломнар тапшырды. Рәхмәт сүзләре - уенны оештыручылар - Балалар иҗаты үзәге педагоглары, мәгълүмати-методик үзәк белгечләре һәм мәгариф бүлеге белгечләре адресына да җиткерелде. Чара ахырында, уен турында истәлек итеп, дублерларга районыбыз логотибы белән бүләкләр - бейсболкалар һәм футболкалар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X