Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

“Дублерлар” район башлыгы янында

Шимбә көнне район башлыгы эш кабинетында "Дублер көне" эшлекле уенда катнашучыларны, Балалар район думасы әгъзаларын кабул итте.

Рөстәм Нуриев укучылар белән үз әңгәмәсен үткән уенга бәя бирүдән башлады. Аңа өлкән сыйныф укучыларының район тормышында катнашырга теләк белдерүләре бик ошаган. Димәк, яшьләр бистә, тулаем район торышына, аның тормышына битараф түгел, алар һәрбер ютазылының яшәешен яхшырту өчен үз тәкъдимнәрен кертергә әзерләр.
Район башлыгы яшь депутатлар белән менә шундый формаль булмаган аралашу кирәклеген ассызыклады. "Иҗтимагый совет белән тыгыз элемтә тәҗрибәсе күптән инде уңай нәтиҗә бирде, - дип билгеләде Нуриев. - Сезнең белән очрашулар да нәтиҗә бирүен телим. Чөнки районыбызның киләчәге нәкъ менә сезнең активлыкка, аның язмышына битараф булмавыгызга бәйле". "Дублерлар" Рөстәм Мидхәт улына мәгариф, төзеклелек, мәдәният, спорт һәм башка шундый өлкәләргә кагылган күп санлы сораулар бирделәр. Район башлыгы аларның һәрберсенә җавап бирде, кайбер мәсьәләләрне чишүдә чит ил тәҗрибәләрен мисал итеп китерде, укучыларның шелтә һәм тәкъдимнәрен игътибарга алды. Ул егет һәм кызларга яңа төзелешләргә бай булган Казан, Әлмәт шәһәрләренә экскурсия ясарга һәм районның сәнәгать предприятиеләренә, яңа үр-нәктәге фермаларга, башка мөһим объектларга даими рәвештә йөрергә тәкъдим итте. Соңгыларына, ягъни авыл хуҗалыгы объектларына район башлыгы аеруча басым ясады. Мәктәп укучылары заманча фермаларда эш куелышы белән таныш булырга тиеш, дип саный ул. "Мин сезгә үрнәк фермаларның нинди булырга һәм нинди булмаска тиешлеген һәм безнең районда аларның нинди күренештә булуын күрсәтергә телим", - диде Нуриев.
Әңгәмә коручылар күп вакытны яшьләрнең читкә китү соравына багышладылар. Бу актуаль, хәтта глобаль булган проблемаларның берсе. Яшь буынның эре шәһәрләргә күченүе район җитәкчелеген бик тә борчый, һәм ул бу мәсьәләне чишү юлларын эзләргә мәҗбүр. Гәрчә безнең район һәрьяктан кызыктырырлык булса да, чөнки аның үсәргә мөмкинлеге зур. Биредә инвестицион программа, сәнәгать предприятиеләре уңышлы эшләп килә, яңа микрорайон төзелә, бистә һәм авыллар төзекләндерелә, авыл җирлекләре, спорт зур үсеш юлында. Һәрбер эштә район республика Президенты хуплавын тоеп яши. Сүз уңаенда, балаларның биргән бер соравына - еш ватылучы иске автобуслар белән бәйле сорауга җавап биреп, башлык агымдагы елда бер яңа автобус сатып алу күздә тотылуын хәбәр итте. Тагын берне юнәтүдә район Президент Р. Миңнехановның ярдәменә йөз тота. Шул рәвешле районда булган дүрт автобусның икесе яңартылачак. Урыссу ГРЭСы белән бәйле сорауларны чишүдә дә республика Президентының роле зур.
Яшьләрнең фикер һәм планнары бик күп. Шуның өчен дә әлеге очрашулар бик кирәк. Балалар район думасы депутатлары үзләрен дулкынландырган сорауларны билгели, аларны бергәләп муниципаль дәрәҗәдә хәл итә, район тормышын яхшырту максатында үз тәкъдимнәрен кертә белергә тиешләр, дип билгеләп үтте Нуриев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев