Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

"Дубравушка"да күңелле тормыш

Дубравушка" балаларны сәламәтләндерү лагеренда беренче смена күңелле генә түгел, файдалы да үтә. Мәсәлән, соңгы ике-өч көндә биредә район мәдәният йорты, үзәк балалар китапханәсе, челтәр компаниясе хезмәткәрләре чара үткәрделәр.

Сүзебезне соңгы елларда лагерьның күзгә күренеп үзгәрүеннән башлыйк. Аның директорының тырышлыгы аркасында биредә кыр чәчәкләреннән тыш, вазоннарда күркәм петунияләр, бию мәйданчыгы өстендә һәм юл буйларында төрле төстәге флагчыклар барлыкка килгән. Тагын сәхнә танымаслык булып үзгәргән: кара төскә буялган күрексез агач конструкция урынына басмалар барлыкка килгән. Бөтен территория дә тәртипкә китерелгән, чөнки район башлыгы Рөстәм Нуриев балалар ялына зур әһәмият бирә.
Укучыларның сәламәтлеге һәм хәвефсезлеге кебек үк аларның ялының мәдәни-танып белү өлеше дә тәрбиячеләр һәм әйдәманнар карамагында. Ә, алар турысын әйтик, вакытларын бушка уздырмыйлар, һәр көнне (төзелгән план буенча) яңа чаралар, мастер-класслар уздыралар. Һәм көнгә бер чара гына түгел, икешәр - төшкә кадәр һәм төштән соң да була.
Мисал өчен, без район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан Казанда узучы җәйге Универсиадага, тулаем спортка, сәламәт яшәү рәвешенә багышлап уздырылган тематик дискотекага эләктек. Кызлар һәм малайлар үзәк балалар китапханәсе китапханәчесе Илсөяр Шәрипова тарафыннан әзерләнгән викторинаның четерекле сорауларына зур теләк белән җавап бирделәр, дискотеканы алып барган Клара Галиева кулыннан дөрес җавап өчен бүләкләрне бик җитез алып бетерделәр.
Ә сишәмбе көнне гаҗәеп танып-белү чарасы белән ял итүче балалар янына челтәрчеләр килде. Шуны әйтеп узыйк, ул да кызыклы һәм мавыктыргыч булды.
Балаларның лагерьда боекмаулары күренеп тора иде.
- Безнең боегырга вакытыбыз юк, - дип сөйли 12 яшьләрдәге сөйкемле Камил Гарифуллин. - Менә, мәсәлән, күптән түгел бездә инглиз теле буенча мастер-класс узды. Әмма иң кызыклысы - ретро-чара булгандыр. Без пионер галстуклары бәйләдек, пионер җырлары башкардык, пионер барабанын кагарга өйрәндек.
- Иртән тору кыенмы? - дип сорыйм Камилдән.
- Юк, без сәгать сигездә торабыз, зарядкага йөгерәбез, аннары иртәнге аш. Һәм, әлбәттә инде, юынырга да онытмыйбыз.
- Ә төнлә бәдрәфкә йөрү куркынычмы?
- Сез нәрсә, без хәзер заманча бәдрәфкә йөрибез.
Заманча бәдрәфнең нинди булуы турында безгә лагерь директоры Светлана Пройдакова сөйләде һәм аны күрсәтте дә.
- Бу безнең горурлыгыбыз! - дип белдерде ул. - Хәзер төнлә балалар бәдрәфкә урамга чыкмыйлар.
"Дубравушка"га цивилизация күптән түгел генә килгән әле һәм бу уңайлык ике предприятие - "Электросоединитель" заводы һәм "Урыссу химия заводы" ярдәмендә тормышка ашырылган. Лагерьның ике корпусында - җайлаштырылган ике шамбо, ике уңайлыклары булган бәдрәф.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, быел лагерьга элекке елларда булмаганча, юлламалар алу авыр. Шул ук вакытта биредә йөзгә якын бала ял итә. Икенче сменада биредә 60 спортчы көч һәм тәэссоратлар туплаячак, чөнки ул профильле булачак һәм, бәхет елмайса, юллама "эләктерә" алган 25 бала да алар белән булачак.
Лагерьдан без теләмичә генә һәм күңелебездә "Ни өчен мин бала түгел?" дигән беркатлы сорау белән киттек. Ялны соклангыч балалык чорында, гүзәл ел фасылында, имәнлекләр арасында һәм урман һавасын сулап уздыру - бу бит искиткеч. Ышанычлы рәвештә кабатларга була, бу бөтен гомергә истә калачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев