Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Эш темпы арта

Агымдагы елда капиталь ремонт программасына 32,3 мең квадрат метр гомуми мәйданлы 13 күп фатирлы торак йорт кертелгән.

Заказчылар булып "Идарә итүче компания" ҖЧҖ, "Маяк", "Удача" һәм "Восток" торак милекчеләре ширкәтләре тора. Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы район күп фатирлы торак йортларында 2012 елда капиталь ремонт үткәрүгә ахыргы лимитны җиткерде. Инфраструктура үсеше бүлеге мәгълүматлары буенча, күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең һәм идарә итүче оешмаларның канәгатьләнерлек булмаган йорт түбәләре торышы сәбәпле мөрәҗәгатьләре уңаеннан, эшнең бер төрен - түбәләрне ремонтлауны кертү турында карар кабул ителде. Тулаем алганда, агымдагы елда капиталь ремонтка 24 288 306 сум сарыф итү планлаштырыла. Шулардан ТКХны реформалаштыруга булышлык Фондыннан акча - 50 000 сум, республика бюджетыннан - 10 593 443 сум, җирле бюджеттан - 4 655 000 сум һәм милекчеләр акчасы - 8 989 863 сум тәшкил итә. Бүгенге көндә подряд оешмаларын квалификацион сайлап алу үткәрелде, алар - "Стройинвест плюс" һәм "ОсноваС" җаваплылыклары чикле җәмгыятьләр. Беренче подрядчы Урыссу урамы буенча 17, 19, 62 һәм 70 санлы йортларда, Пионер урамы буенча 6 санлы йортта, Куйбышев урамының 3а санлы йортында һәм Горький урамының 3 санлы йортында эшләр алып барачак.
"Основа С" ҖЧҖ Куйбышев урамы буенча 5 санлы йортта, Ленин урамының 2 санлы йортында, М. Җәлил урамының 11 санлы йортында, Шамкин урамының 51 санлы һәм Урыссу урамынеың 22 һәм 22а санлы йортларында ремонт эшләрен башкарачак. Бүгенге көндә капиталь ремонтта 4 372 668 мең сум яки төзелеш-монтаж эшләренең гомуми смета бәясеннән 19 проценты файдаланылган. Эшләр биш объектта башланган. Мәсәлән, Ленин урамы буенча 2 санлы йортта ремонт эшләре 70 процентта, Пионер урамының 6 санлы йортында - 5, Горький урамының 3 санлы йортында - 70, Урыссу урамының 62 санлы йортында шулай ук 70 процентка, шул ук урамдагы 22а һәм 70 санлы йортларда 5 һәм 13 процентта башкарылган. Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча техник күзәтчелекене "Урыссу бистәсенең капиталь төзелеш идарәсе" муниципаль унитар предприятиесе тормышка ашыра. Шуны да өстәп әйтергә кирәк, "Стройинвест плюс" Урыссу гимназиясенең түбәсен, канализациясен, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү системасын, идәннәрен һәм тәрәзәләрен өлешчә яңарту буенча эшләрне дә үз өстенә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X