Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Эшләүче кеше – җәмгыять абруе

Узган атна ахырында, 14 февральдә, Ютазы муниципаль район советының XXXVIII утырышы үтте.

Утырыш эшендә Премьер-министр урынбасары, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Хәмзә Баһманов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Президенты территорияләр белән эшләү Идарәсенең баш киңәшчесе Булат Фәхретдинов, "Ядран-Йол" ААҖ директорлар советы рәисе Ирек Салихов, "Башнефтьдобыча"ҖЧҖ "Туймазынефть" нефть-газ табу идарәсенең промысел начальнигы Рафаил Хәйруллин, район башкарма комитеты җитәкчесе һәм аның урынбасарлары, дәүләт көч структуралары җитәкчеләре, палаталар рәисләре, бүлек начальниклары, район сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Районның 2013 елда социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2014 елга бурычлар турында район башлыгы, район советы рәисе Рөстәм Нуриев чыгыш ясады. Ул тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләренә кагылды, райондагы әһәмиятле вакыйгаларны бәян итте. Авыл хуҗалыгы производствосына тукталып, Нуриев, хуҗалыкларны заманча техника белән тәэмин итү - нәтиҗәсез файдаланылган җирләрне чәчү әйләнешенә кертергә, чиста парлар мәйданнарын арттырырга, ә уҗымнар чәчүне бары тик пар җирләрендә башкарырга мөмкинлек бирелүен ассызыклады. Икътисадның сәнәгать секторы әһәмиятен ассызыклап, район башлыгы Әбсәләм җирлеге территориясендә урнашкан предприятиеләр җитәкчеләре ролен аерым ассызыклады. Сүз, аерым алганда, производство күләмен арттырырга, өстәмә эш урыннары булдырырга ярдәм иткән дөрес инвестицион кертемнәр турында барды.

Авыл хуҗалыгы үсешендә уңай динамиканы бюджет, салымнар, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча даими комиссия рәисе, "АгроМир" ҖЧҖның күзәтчелек советы рәисе Сирин Галиев билгеләп үтте.

- Кайчандыр торгынлык еллары кичергән район авыл хуҗалыгы секторында бүген яхшы якка шактый үзгәрешләр күзәтелә, - дип ассызыклады ул үз чыгышында. - Терлекчелек биналарына реконструкция, машина-трактор паркын яңарту, мөгезле-эре терлекнең баш санын һәм продуктлылыгын арттыру - болар һәм тагын башка күп кенә факторлар район авыл хуҗалыгы производствосы үсешенең ышанычлы адымнар белән алга баруы турында сөйли. Ә аның уңышлы эшчәнлеге авылның социаль хәленә турыдан-туры тәэсир итә. Шулай да авыл халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен, дип билгеләп үтте ул, республика масштабындагы махсус программа мөһим. Шундый ук фикерне район советы депутаты, Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев та белдерде.

ТР Премьер-министры урынбасары Равил Зарипов үз чыгышында бүген традицион нәтиҗәләр ясау һәм депутатлар корпусы белән очрашу барышында эшлекле, конструктив сөйләшү алып барылуын билгеләп үтте. Район күрсәткечләре ютазылыларның ышанычлы адымнар белән алга баруы турында сөйли. Ул кыскача республиканың социаль юнәлештәге, озак вакытлы конкурентлык позицияләрен көчәйтүгә юл алган динамикалы үсештәге предприятиеләре белән таныштырды. Шулай ук бүген яңа идарә системалары, производство культурасы, хезмәт кешесе менталитеты үзгәрүен ассызыклады. ТР Премьер-министры урынбасары бүген икътисадның реаль секторын популярлаштыру, җәмгыятьнең нигезен тәшкил иткән эшләүче кеше абруен күтәрү әһәмиятле булуын билгеләп үтте. Зарипов Татарстан Президенты һәм шәхсән үзе исеменнән җитәкчелеккә һәм районда яшәүчеләргә Универсиада объектларын төзүгә һәм тулаем Татарстанны үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Ахырда ул хезмәттә аерылып торган ютазылыларга дәүләт бүләкләре тапшыруның күңелле миссиясен үтәде.

Бу көнне делегация Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен төзелгән Солнечный микрорайоныда, яңа мәчеттә булды, Урыссу электр-механика заводы эшчәнлеге белән танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев