Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

“Фарвин” сәүдә үзәге бүләгенә турнир

Шимбә көнне "Олимп" спорт комплексында муниципаль район башлыгы ярдәме белән самбо көрәше буенча "Фарвин" СҮ бүләкләренә ачык республика турниры узды.

Спортчылар парады каршында район башлыгы Рөстәм Нуриев чыгыш ясады. Ул безнең районда спортны үстерүгә аерым игътибар бирелүен, Ютазы җирендә мондый ярышларны үткәрүне хуплавын билгеләп үтте. Турнирның инициаторы һәм химаячесе шәхси эшкуар Хәлил Фәрхетдинов булды. Ул турнирда катнашучылар санының елдан ел артуына һәм моның куандыруына басым ясады. Шуны өстәп әйтергә кирәк, әлеге турнирда Чаллыдан, Бугурусланнан, Бөгелмәдән, Октябрьскийдан, Туймазыдан, Собханкулдан, Дәүләкәннән һәм Урыссудан 130 самбочы катнашты.
Безнең спортчылар "Атлант" яшүсмерләр-яшьләр клубының яшь, перспективалы тренеры Радик Җәлиев җитәкчелегендә шөгыльләнәләр. Ярышларга алар лаеклы әзерләнгән. Мәсәлән, шәхси зачетта безнең самбочылар лидерлар өчлегенә чыга алдылар. 68 килограммдагы категориядә беренче урынны Алинур Хәмитов яулады. Шул ук авырлык категориясендә ике өченче урынны Денис Гунько һәм Рөстәм Төхвәтшин алдылар. 27 килограмм авырлыкта икенче призлы урынны Артур Җәлиев алды, ә аның туганы Тимур Җәлиев 55 килограммга кадәр авырлык категориясендә лидерлар өчлеген тәмамлады. Турнирның барлык призерлары грамоталар, медальләр һәм кубоклар белән бүләкләнде. Ә беренче урыннарга ия булучылар арасында химаячедән бүләк - спутник телевидениесе комплекты уйнатылды. Телекарта Бугурусланга китте.
Моннан тыш, икенче көнне ютазылылар Әлмәттә узган Әлмәт яшүсмерләр-яшьләр клубы-23 бүләкләренә самбо буенча республика турнирында катнаштылар. Фидан Әхмәров һәм Алан Фәйзрахманов ярышлардан ике өченче урын алып кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев