Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Фатирларда газ счетчиклары куя башлаячаклар

Район һәм башка шәһәрләрнең хезмәтләре, яшәүчеләр һәм йорт буенча җаваплылар катнашында фатирларда газ исәпләү приборларын урнаштыру соравы тикшерелде.

"Маяк" торак милекчеләре ширкәте рәисе Валерий Антонов җитәкчелегендә Урыссудагы 2 санлы мәктәп базасында узган җыелыш барышында 2015 елның 1 гыйнварына кадәр исәпләү приборларын кую максатка ярашлы диелде. Бу карар 2009 елның 23 ноябреннән булган "Энергия саклау һәм энергетик нәтиҗәлелекне арттыру һәм РФның аерым закончалыклы актларына үзгәрешләр кертү турында"гы 261 санлы Федераль законда каралган. Ни өчен максатка ярашлы, ә мәҗбүри түгел? Чөнки, дип билгеләп үтте Ютазы районы газ эксплуатация хезмәте начальнигы урынбасары Вячеслав Пестов, беренчедән вакыт бар әле, икенчедән, беркем дә мәҗбүр итеп счетчиклар куйдырырга җыенмый. Алга таба законның ничек үзгәрәчәген әйтеп булмый. Шулай да җыелышта катнашучыларга бүгенге чыгымнарның киләчәктә капланачагын җиткерделәр. Ахыр чиктә кулланылган газ өчен счетчик күрсәткечләре буенча түләү икътисади яктан файдалы, диде залда берәү. Һәм бу эшне бөтен подъезд белән бергә башкару яхшырак. Ул вакытта газчылар хезмәте бәясе дә (газны сүндерү һәм тоташтыру) фатирларга бүленәчәк. Биредә яшәүчеләр үзләре дә вакытлыча тоткарланган "фатир"ның ахыр чиктә оттырачагын аңларга тиеш.
Ә менә проект документациясен һәм монтаж эшләрен кем башкарасын яшәүчеләр үзләре хәл итәргә тиеш булачак. Шуны искәртәбез, әлеге оешмалар вәкилләре җыелышта катнашты һәм тулырак мәгълүмат җиткерде. Әлбәттә, яшәүчеләр үзләрен ышандыра алган оешманы сайлаячак: нәкъ биредә эшләрне сыйфатлы, җәһәт һәм арзанрак башкарачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев