Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Федераль куркынычсызлык хезмәте уяулык яклы

Район башкарма комитетының утырышлар залында террорлыкка каршы комиссия утырышы үтте.

Утырышта ТР буенча РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Азнакай шәһәре идарәсе начальнигы Илгиз Хәкимов катнашты. Үз чыгышында ул традицион булмаган исламга тартылган кешеләргә карата, Универсиада якынлашу сәбәпле районның тормыш өчен мөһим объектларының иминлегенә контрольне көчәйтүгә басым ясады. Шул сәбәпле киңәшмәгә Урыссу ГРЭСы, "Электросоединитель", Урыссу химия заводы кебек эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, шулай ук хезмәт һәм ведомство начальниклары, авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде. Илгиз Марлис улы соңгыларын авылларда йөрүче таныш булмаган кешеләргә карата игътибарлы булырга чакырды. Булган вакыйгалар гражданнарның уяусызлыгы турында сөйли. Каяндыр күченеп килүчеләрне ТМШ һәм идарә итүче компания рәисләре дә күзәтергә тиеш булалар. Әлеге бөтен хезмәт һәм ведомстволарны Хәкимов Федераль куркынычсызлык хезмәте, эчке эшләр органнары белән тыгыз элемтәдә эшләргә өндәде. Күченеп килүчеләр белән бәйле вәзгыять мониторингы аерым контрольдә булырга тиеш, дип саный ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев