Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Фермерларны хуплаучы район программасы булачак

Дүшәмбе көнне башкарма комитетның утырышлар залында район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев җитәкчелегендә фермерлар, гаилә мини фермалары хуҗалары белән киңәшмә узды.

Салада авыл хуҗалыгы бизнесын үстерүгә юнәлтелгән берничә программа белән беррәттән, быел эш башларга җыенган фермерга ярдәм күрсәтү программасы да гамәлгә керәчәк. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы А. Гайнетдинов үз чыгышын менә шушы соңгы программа асылын җентекләбрәк аңлатудан башлады.
Россия Федерациясе күләмендә эшләнгән әлеге максатчан программага өстәп, региональ, ягъни Татарстан Республикасы программасы да кабул ителгән. Әлеге программадан файдаланырга теләүче, гаилә мини фермасы төзү программасыннан аермалы буларак, республика комиссиясенә гариза бирә, бизнес-план төзи. Әйтик, эш башларга җыенучы фермер игенчелек буенча үз кәсебен ачарга теләвен һәм бер миллион сум чыгым булачагын әйтеп, бизнес-план төзегән икән, әлеге сумманың 10 процентын ул үзе кертергә тиеш була. Бу бары тик "тере" акча булырга тиеш дигән сүз түгел. Монда җир, җиһазлар, машиналар, каралтылар кабул ителә. Гариза бирүче 1 500 мең сумга кадәр грантка дәгъва итә ала. Моннан тыш, яшәү шартларын яхшырту өчен ярдәм төрендә 250 мең сум акча бирелә. Программада каралган акчалар бары тик максатчан, тагын да төгәлрәк итеп әйтсәк, чыгымнар фәкать бизнес-планга ярашлы алып бару таләп ителә. Һәм сатып алынган җирме, абзар яисә малмы, һәрберсе документ белән расланырга һәм теркәлергә тиеш. Максатлы акчаларга юнәлтелгән әйберне 10 ел дәвамында сату, бүләк итү, алмаштыру һәм башка шундый операцияләр тыела. Региональ, ягъни республика күләмендә эшләнгән программаның үзенчәлеге шунда ки, республика комиссиясенә фермер хуҗалыгы булып рәсми рәвештә теркәлүгә гариза биргән көннән алып 12 ай узмаган булса гына, аның иясе әлеге программадан файдалана ала. Федераль программада бу өч ел диелә. Нәкъ менә шушы момент аркасында безнең районнан теләк белдергән фермерларның күпчелеге исемлектән төшеп калды да. Бүген бары тик ике фермер гына документлар папкасы хәзерләү белән мәш-гульләр, дип ассызыклады Атлас Фәрит улы.
Киңәшмәдә гамәлгә кергән гаилә мини фермалары эшчәнлеге турында да сөйләшү булды. Сафка куелган унөч ферманың икесендә бүгенгә мал-туар юк. Гомумән, хәзерге вакытта район эчендә генә түгел, аның чикләрендә дә мөгезле эре терлек сатып алу берникадәр киеренкелек тудыра. Шулай да Р. Нуриев буш торучы ике ферманы язга мал белән тәэмин итү юлларын табу бурычын йөкләде.
2011 елда районда фермерларга җир кишәрлекләре бүлеп бирү, алар төзегән яисә үзгәртеп корган биналарны теркәү буенча шактый чаралар күрелде. Шул сәбәпле, ахрысы, залга җыелган ике дистәдән артык кешенең берсенең генә җир мәсьә-ләсе ахыргача чишелеп бетмәгән. Бүген фермерларны башка сораулар борчый. Продукцияне сату бәяләренең түбән торуы, әйтик, ул сөт җитештерүгә киткән акчаларны, ягъни үзкыйммәтен дә капламый. Сөт кабул итүче пунктлар хакны күләмгә карап билгелиләр. Шуңа күрә кулай бәядән үзәкләштереп сату өчен ким дигәндә дә ике сорауны чишәргә кирәк: беренчесе, продукция сыйфатын күтәрү өчен фермаларга яхшы сөт җиһазлары урнаштыру таләп ителсә, икенчедән, продукцияне арадашчысыз сату өчен зур сыемлы сөт ташу автомашинасы юнәтү мәслихәт. Фермерлар язын республика бюджетыннан бүлеп биреләчәк ашлама, ягулыкны да үзәкләштереп алып кайту мөмкинлеге тудыру, районда аларның проблемаларын чишүдә, аларга документлар тутыруда ярдәмгә килә алырдай белгеч билгеләү тәкъдимнәрен керттеләр. Рөстәм Мидхәт улы фермерлар күтәргән һәр сорауга җавап табылачагын белдерде. Гомумән алганда, районда гаилә фермалары тергезү буенча куелган эштән, үзенчәлекле бер ширкәт тудырган фермерларның активлыгыннан ул канәгать булуын белдерде. Якын киләчәктә Көрәш-Бүләк, Бәйрәкәтамак, Акбаш, Подгорный авылларында мини фермалар оештыру планлаштырылуын хәбәр иткән Нуриев, быел район күләмендә дә фермерларга ярдәмгә килердәй программа әзерләнәчәген әйтеп узды. Ул киләсе елдан эшли башлар, дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев