Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Финиш якынлаша

Район буенча планлаштырылган чәчүлекләрнең 80 проценттан артыгында бөртекле-кузаклы һәм азык культуралары чәчелде.

Бу хакта "Уңыш" җаваплылыгы чикле җәмгыяте базасында язгы-кыр эшләре буенча узган киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Атлас Гайнетдинов хәбәр итте. Әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесе бу чараны уздыру өчен очраклы гына сайланмады: уңышлылар беренчеләрдән булып чәчүгә керештеләр, бүген дә агрочаралар оешкан төстә һәм сыйфат белән алып барыла. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 15 майга булган мәгълүматлары буенча, "Уңыш" ҖЧҖда планлаштырылган эшләр тәмамлану стадиясендә. "Кәрәкәшле", "Таң", "Тимербаев", "Нәбиуллин", Тукай исемендәге агроколлективларда да бөртекле һәм кузаклы культураларны чәчү ахырына якынлаша. Ә менә "Игенче" җәмгыятенә темпларны арттырырга киңәш ителде, чөнки биредә, май уртасы җитүгә карамастан, ниятләнгән эшләрнең 48 проценты гына үтәлгән. Аның каравы, фермерларның эшләре көйле бара. Рөстәм Вәлиев, Ринат Фәйзрахманов, Рамил Гәрәев, шулай ук Бөгелмә аграр көллиятенең Ютазыдагы филиалы бөртеклеләрне чәчүне тәмамлады.
Район башлыгы Рөстәм Нуриев игенчеләр каршына 20 майга бөртеклеләр чәчүне төгәлләү, азык культураларын чәчүне дә озакка сузмау бурычын куйды. Чөнки тиздән печән өсте җитә. Чәчүдән тыш, механизаторлар каршында шытымнарны тәрәбияләү бурычы да тора. Шундый агрочараларның берсе - шытымнарны тырмалау. Бу эш чүп үләннәрен юк итүгә, үсемлекләрнең тамырларын кислород белән тәэмин итүгә, аларның үсешенә булышлык итә.
Киңәшмәдә терлекчелеккә хас сораулар да күтәрелде. Бүген җәмәгать көтүе җәйләүләргә күчерелде, малларны бөтен җирдә диярлек тәүлек әйләнәсенә көтү оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев