Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Форумның бурычы - проблемаларны хәл итү

Районның эшли торган яшьләре өчен узган эш атнасы район мәдәният йортында яшьләр форумын уздыру белән тәмамланды. Монда РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакиров катнашты.

Район халкының дүрттән бер өлеше - 35 яшькә кадәр яшьләр. Бүген авылга яшәү һәм эшкә урнашу өчен күңелсез урын имиджын бирүче шактый факторлар бар. Бу - торак мәсьәләсе дә, көнкүреш төзексезлеге дә, хезмәт хакының һәм башка керемнәрнең түбән булуы да. Яшьләрнең авыллардан шәһәрләргә күпләп китүләренең әлеге һәм башка төрле күп факторлары турында яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең баш белгече Анастасия Роготнева чыгышында сүз барды. Шулай да авылда эшсез яшьләр саны кимегән - берәүләр зур шәһәрләргә киткән, икенчеләре исә мәшгульлекнең актив формаларында һәм кризиска каршы чараларда катнашкан. Бу - күп сөйләнелгән үз мәшгульлек программасы, алдан укыту, югары уку йортларын тәмамлаучыларны эшкә урнаштырып, стажировка һәм шулай ук "Беренче эш урыны" программасы. Анастасия Леонидовна ачык мисаллар китереп, эшкә урнашу белән авырлыклары булган яшьләрне әлеге программаларга мөрәҗәгать итәргә чакырды. "Бүген проблемаларны чишүнең ике юлы бар: кул кушырып утырып, яшьләр үзләрендә тойган сәяси системадан, авырлыклардан туктаусыз зарлану, яисә тормышыңны үз кулларыңа алып, җиң сызганып эшкә керешү", - дип өстәде ул. Моннан тыш, Роготнева яшьләрне авылдагы яшь белгечләр өчен торак шартларын яхшыртуның күп программалары белән, "В контакте" популяр социаль челтәр төркемендә һәркемнең дә мәгълүмати тәэмин ителгән булуы белән таныштырды, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләр сәясәтенең бер өлеше буларак, районда массакүләм спорт төрләрен үстерү турында сөйләде.
"Татарстан Республикасының авыл яшьләре" икенче озак вакытлы максатлы программасы турында Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Миләүшә Заһидуллина сөйләде. Ул әлеге программаның презентациясен тәкъдим итте, үз берләшмәсенең эшчәнлеге турында җентекләп сөйләде һәм безнең район вәкилләрен анда актив катнашырга чакырды. Аграр яшьләр берләшмәсенең район советын булдыру инициативасын тавыш бирү юлы белән бөтен зал хуплады. Күрсәтелгән катнашучылар кандидатуралары өчен дә тавыш бирделәр.
Форумның мөһимлеген чараның зур кунагы - Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакиров та раслады. Ришат Фазлетдин улы мартта узачак Россия Президентын сайлауларның әһәмиятлелеген билгеләп узды һәм яшьләрне үз киләчәкләренә битараф калмаска, аларны сайлауларда актив катнашырга чакырды. Дәүләт Думасы депутаты сүзләрен район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев та хуплады. Моннан тыш, дип өстәде Рөстәм Нуриев, район җитәкчелеге яшьләр сәясәте белән кызыксына һәм аның сыйфатын яхшырту өчен барысын да эшләячәк.
Форумны оештыручылар чараның булган проблемаларны хәл итүдә нигез булачагына ышанып калалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев