Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Герләр көчсезләр өчен түгел

Узган шимбәдә "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексында шәхси-команда чемпионаты һәм ТРның гер спорты буенча беренчелеге узды.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, ярышларда Татарстанның Арча, Актаныш, Азнакай, Баулы, Кукмара, Минзәлә, Мамадыш, Чистай районнарыннан һәм Казан шәһәреннән герчеләр, шулай ук безнең спортчылар катнашты. Җитмеш катнашучы арасыннан берсе - атказанган спорт мастеры, икесе - халыкара категорияле спорт мастеры, алты спорт мастеры һәм 14 спорт мастерына кандидат. Ярыш бик киеренке шартларда узды.

Мәсәлән, ир-егетләр арасында 60 килограмм авырлыкта Ринат Абдуллин лидерлык итте, 80 килограммда Руслан Зәбиров икенче булды, өченче урынга 65 килограммда - Илһам Шәмсуллин, 70 килограмм-да - Фәрһад Миңнеяров (сурәттә) һәм 75 килограмм-да Ринат Усманов лаек булдылар. Яшүсмерләр арасында 60 килограмм авырлык категориясендә Артур Гыйльметдинов, 75 килограмм авырлык категориясендә Илдар Биктимеров һәм 90 килограммга кадәр авырлык категориясендә Вилдан Имамов "алтын" яуладылар. 75 килограммдагы авырлык категориясендә Айрат Абдуллин "көмеш" призер һәм 65 килограмм авырлык категориясендә Алмаз Абдуллин "бронза" призеры булдылар. Герләр хатын-кызлар арасында да популярлык казана. Мәсәлән, 60 килограммдагы авырлык категориясендә Лилия Рахманова өченче урынны алды.

Команда зачетында Ютазы ир-егетләре пьедесталның икенче баскычына, яшүсмерләре беренчесенә күтәрелделәр. Эстафетада ютазылылар икенче булдылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев