Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Гөлчәчәк Вәлиева “Нечкәбил” бәйгесендә җиңгән

Күптән түгел район мәдәният йорты режиссеры Гөлчәчәк Вәлиева Казаннан җиңү белән кайтты.

Ул республиканың "Нечкәбил-2013" дип аталган ана, гаилә һәм хатын-кыз матурлыгы бәйгесендә катнашты. Аның өчен җан атарга Гөлчәчәкнең гаиләсе - тормыш иптәше Ленарис, кызы Лиана, улы Альмир, шулай ук балалар иҗаты үзәгендә эшләүче Альбина Әхмәдишина җитәкчелегендәге "Сөембикә" хореографик ансамбле бардылар. Шулай ук хезмәттәшенә үзенең җырлары белән - Ленар Җәләев, биюләре белән Урыссу гимназиясе чыгарылышчысы Илдар Әхмәдиев булышканнар.
Компетентлы жюри әгъзаларын Гөлчәчәк "Печән өсте" дип аталган театральләштерелгән тамаша куеп сокландырган. Нәтиҗәдә "Халык традицияләре" номинациясендә җиңгән өчен ул диплом һәм күп кенә истәлекле бүләкләр белән билгеләнгән. Моннан тыш, Вәлиевлар гаиләсе "Районның уңышлы гаиләсе" исеменә лаек булды. Кыскасы, Гөлчәчәк Вәлиева финалга узган һәм ул 23 ноябрьдә Казанда үтәчәк гала-концертта катнашырга барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев