Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Гомуми йорт күрсәткечләре бәяләре күтәрелүдән туктаган

Шушы көннәрдә, 16 гыйнварда, район башкарма комитеты җитәкчесе А. Подовалов рәислегендә торак-коммуналь хуҗалык оешмалары һәм район башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре белән киңәшмә узды.

Гомуми йорт күрсәткечләре өчен исәпләүләр коммуналь хезмәтләр өчен исәпләү күрсәткечләре суммасының 15 процентыннан артмады, дип хәбәр итте район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары З. Сәетгалина. Инфраструктура үсеше бүлегенең баш белгече Р. Киреева коммуналь хезмәтләр белән тәэмин иткән өчен халыкны акча җыелуы турында мәгълүматны җиткерде. Ул коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүчеләргә бурычлар булдырмау өстендә атна саен эш алып барылуын билгеләп узды. Киңәшмәдә махсуслаштырылган оешма тарафыннан энергия ресурсларының гомуми йорт исәпләү узелларына хезмәт күрсәтүе дә көн кадагында кала бирүен әйтеп узылды. Аерым алганда,идарә оешмалары һәм "Жилэнергосервис" ҖЧҖ арасында килешүләр төзү мәсьәләсенә килгәндә, сүз әлеге предприятиенең йөкләнгән бурычларына карата тулысынча җаваплы булмавы турында барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев