Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Грамоталы инвестицияләр үрнәге

Ютазы муниципаль районына үз визиты кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Ютазы район советының отчет утырышында катнашты. Анда шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев, ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, шулай ук төзелеш, мәгариф, сәламәтлек саклау, сәнәгать министрлары урынбасарлары кебек дәрәҗәле кунаклар да бар иде.

Көн тәртибенең беренче һәм бердәнбер пункты - Ютазы муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев доклады булды. Үз докладында Рөстәм Мидхәт улы районның социаль-икътисади үсешенә нәтиҗәләр ясады һәм агымдагы елга бурычлар белән таныштырды. Аның чыгышында район тормышының барлык өлкәләре чагылдырылды. Нуриев Премьер-министр И. Халиков адресына күп сораулар һәм тәкъдимнәр җиткерде. Илдар Шәүкәт улы районның ихтыяҗлары үсүенә канәгатьлек белдерде. "Сорауларның кайберләре - быел, кайберләре киләсе елга хәл ителәчәк", - дип аңлатты ул. Премьер-министр район җитәкчелегенә үзенең компетенциясендә булган сорауларны хәл итәргә вәгъдә итте. Ул 22 мең кешедән аз гына артык халкы булган кечкенә районда мондый социаль һәм икътисади активлык чагылуына гаҗәпләнү белдерде.
Район икътисадында әйдәүче урынны сәнәгать комплексы били - биредә зур предприятиеләр эшли. Шуңа күрә район советы сессиясе алдыннан Халиков күптән түгел яңа производство мәйданында урнашкан яшь һәм перспективалы Урыссу электр-механика заводында булды. Аның эшчәнлегенең төп төре - төрле модификациядәге комплектлы трансформатор подстанцияләрен җитештерү. Завод буенча дәрәҗәле кунаклар өчен экскурсияне аның директоры Тәлгать Сафин һәм электр-механика заводын оештыручы "Урыссу химия заводы" ЯАҖ генераль директоры Вячеслав Матвеев үткәрделәр. Премьер-министр Илдар Халиков үз чыгышында предприятиенең үз параметрлары буенча зур булмаган алман заводыннан ким түгеллеген һәм Ауропа стандартларына туры килүен билгеләп үтте. Уңышлы предприятиене ул грамоталы инвестицияләр үрнәге дип атады, ә алар - җитештерүне яңартуга һәм киңәйтүгә 70 млн сумнан артык сарыф ителгән.
Илдар Шәүкәт улы сүзләре буенча, район сәнәгатьтә шактый уңышларга ирешә: "Без Ютазы районы күрсәткечләре белән горурланабыз - алар хәтта үз темплары буенча да республика күрсәткечләреннән югарырак. Сәнәгать производствосы индексы биредә 132,5 процентка тигез, шул ук вакытта республика буенча әлеге күрсәткеч 106 проценттан кимрәк". Моннан тыш, юллар торышы, балалар бакчаларына чиратлар юклыгы, эшсезләр дәрәҗәсенең бер проценттан кимрәк булуы һәм башка күрсәткечләр буенча район республикада иң яхшыларның берсе. Премьер-министрны биредә шулай ук торакның күп төзелүе, моннан тыш Урыссу бистәсенең Солнечный микрорайоны үсүе дә шатландыра. Ветераннар өчен буш җирләрдә яңа йортлар барлыкка килде, хәзер 309 шәхси һәм 6 күп фатирлы йорт төзү планлаштырыла. Район җитәкчелеге тарафыннан спорт тормышына да тиешле игътибар бирелә - биредә "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексы һәм узган елда "Татнефть" ААҖ ярдәме белән төзелгән "Энергия" стадионы гамәлдә, чаңгы һәм тимераяк прокат базалары ачылды. Район халкы сәламәтлеген ныгыту максатында ике участок амбулаториясе базасында - Бәйрәкә һәм Ютазы авылларында "Сәламәт" сәламәтләндерү үзәкләре ачылды. Бу район җитәкчелеге казанышларының бер өлеше генә.
Үз чыгышын йомгаклап, Илдар Халиков республика хөкүмәте бүләкләре - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының рәхмәт хатларын "Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты" ААҖның гипс һәм гипс эшләнмәләре җитештерү буенча директоры Ревкать Әхмәтҗановка һәм "Нәбиуллин" күмәк фермер хуҗалыгы башлыгы Илдус Нәбиуллинга тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев