Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Гүзәл затлар өчен

Район мәдәният йортында хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм кичәсе узды.

Гүзәл затларыбызны район башлыгы Р. Нуриев исеменнән һәм үз исеменнән башкарма комитет җитәкчесе А. Подовалов котлады. Ул, шулай ук, районның төрле сферада эшләүче 12 хөрмәтле хатын-кызына истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре дә тапшырды. Залда утырган һәрбер хатын-кызга ир-егетләребез чәчәкләр өләште, үзләренең иң матур, шаян җырларын багышладылар. Концерт тәмамланганнан соң ретро-дискотека оештырылган иде. Бәйрәмнән һәр гүзәл зат яхшы кәеф, күңелдә яктылык һәм энергия алып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев