Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Гүзәл затларыбыз бәйрәмгә нинди бүләк көтә?

Бүген ир-егетләребезнең күбесе, мөгаен, үзләренең яраткан хатын-кызларына нинди бүләк ясап, сөендерергә икән дип баш катадыр.

Зөлфия Фәррахова, загс бүлеге начальнигы:

- Сәламәтлек кирәк. Әлбәттә, монысы Ходай кулындагы бүләк. Иремә килгәндә, ул инде ювилер эшләнмәләре бүләк итеп өлгерде. Ә балалардан... Аларның тигез, бәхетле гаилә булып яшәүләре - һәр ана өчен зур бүләк. Өстәвенә, тиздән әби дә булачакмын. Шуннан да тәмлерәк бүләк була ала микән?!

Зилә Шәрипова, мәгариф бүлеге белгече:

- Чәчәк бәйләме, кәнфитләр, балдак, әмма никах балдагы түгел (көлә).

Лена Сәлимшина, редакция хезмәткәре:

- Иң әүвәл, игътибар, бәйрәм табыны, язгы күтәренке кәеф. Минем өчен күңел байлыгы, җан тынычлыгы беренче чиратта тора. Матди байлык исә минем өчен проблема түгел.

Хәкимә Миннушина, Акбаш авылы пенсионеры:

- Мин үз-үземә бүләк ясадым инде, авылыбыз кибеттеннән янып торган матур чәчәк алып кайттым. Бар яратканым чәчәкләр, шуңа күрә якыннарымнан да шул бүләкне көтәм.

Рәмилә Вәлиева, сәркатип:-

- О-о-о, кызык сорау! Кесәмдә права күптән йөртү сәбәпле, машина бүләк итсәләр дә баш тартмаячакмын (көлә). Нәрсә бирсәләр дә зур бүләк итеп кабул итәчәкмен. Иң мөһиме, ул чын күңелдән булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев