Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Хакимият белән диалогта – әһәмиятле проблемалар хакында

Атна башында район башлыгы Рөстәм Нуриев иҗтимагый оешмалар һәм сәяси партияләрнең җирле бүлекчәләре вәкилләре белән очрашты: очрашу барышында бүгенге көннең актуаль сораулары тикшерелде.

Халык тарафыннан җәмәгатьчеләргә җиткерелгән сораулар яңгыраганчы район башлыгы Р. Нуриев кыскача башкарылган эшләр һәм киләчәккә бурычлар белән таныштырды. Аерым алганда, авыл хуҗалыгына тукталып, Кәрәкәшле, Бәйрәкә һәм Иске Каразирек авылларында сөт танк-суыткычлары куелуы планлаштырылуын, моның шәхси ярдәмче хуҗалыклардан сөт кабул итүгә булышачагын һәм чимал сыйфатын сакларга ярдәм итәчәген билгеләп үтте. Моннан тыш, район хуҗалыкларында җиде терлекчелек бинасы реконструкцияләнә. Сүз мәдәният объектларын һәм күп фатирлы йортлар төзү, мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт һәм йорт яны территорияләрен төзекләндерү турында да барды. Нуриев шулай ук бүген тудыру бүлеге бинасын тиешле ремонттан соң музыка мәктәбенә һәм балалар иҗаты үзәгенә тапшыру вариантлары эшләнүен ассызыклады. Тудыру бүлеге хастаханә бинасында булачак. Бу Урыссу үзәк район хастаханәсе чараларын оптимальләштерү йөзеннән эшләнә, "артык квадратлар" тоту бюджет дефицитына китерә.
- Юллардагы чокырларны ремонтлауга язын 1 миллион сум сарыф ителде, әлеге юнәлештәге эшкә тагын 500 мең сум файдаланасы бар, - дип билгеләп үтте башлык. Якын киләчәктәге планнарда үзәк тимер юл аркылы чыгу урыны аша Жуков урамына тротуар салу, Островский урамындагы юлга вак таш җәю. Күптән түгел предприятиеләр көче белән Пушкин урамы төзекләндерелде. Көзен миләш агачлары утырту күздә тотыла. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, барлык элек утыртылган агачлар реестрга кертелгән һәм мең ярым яшь үсентедән тулаем алганда бары 15-20 данә генә юкка чыккан. Урыссулыларның газоннарны таптау гадәте булмавы куандыра. Бары берничә "кирәк" сукмак кына салынган, алар якын көннәрдә асфальтланачак. Глобаль бурычлар - Урыссу ГРЭСын яңарту мәсьләсе, энергия ресурсларына тарифларны оптималь дәрәҗәдә саклау, Урыссу җылылык челтәрләрен муниципаль милеккә тапшыру. Иҗтимагый оешмалар вәкилләре җиткергән сораулар арасында - Пушкин скверын төзекләндерү мөһимлеге, "Зайди-ка" кибете янындагы таучыкны тиешле дәрәҗәгә китерү, халык өчен "Исән калу мәктәбе" оештыру. Анда потенциаль гадәттән тыш хәлләр вакытында үзеңне тоту дәресләре, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары аша психологик тренинглар һәм лекцияләр оештырылырга тиеш. Гомуми йорт ихтыяҗларына килгәндә, район башкарма комитеты вәкилләре катнашында өстәмә очрашу уздырылачагы әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев