Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Халык кәсәбәчелеге: хыялдан чынбарлыкка

Районда халык кәсәбәчелеген үстерү буенча актив эш алып барыла. Шушы көннәрдә район, авыл җирлекләре җитәкчеләре һәм иҗади активы районда кәсәбәчелекне үстерү мөмкинлекләрен тикшерделәр.

Ташкичү җирлеге башлыгы Н. Вәлиев, Ютазы җирлеге башлыгы Н. Җәләев һәм Балалар иҗаты үзәге директоры К. Ибраһимов җыелганнарга Костромага сәяхәт нәтиҗәләре турында җиткерделәр. Анда алар җирле кәсәбәче - осталар һәм аларның эшләре белән танышканнар, мастер-классларда катнашканнар, музейларда булганнар. Алар алып кайткан агачтан, чыбыктан, туздан эшләнмәләр җитештерү, ат туризмы турындагы фото һәм видеосюжетларны карап, җыелганнар безнең районда үстерү өчен иң кулай булган эшчәнлек төрләрен билгеләделәр. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев фикеренчә, халык кәсәбәчелегенең күп төрләре белән бер үк вакытта шөгыльләнергә кирәкми, өч-дүрт юнәлештә һәм үзебездә булган чимал, техника базасын кулланырдай эшләнмәләрдә махсуслашырга кирәк. Халык кә-сәбәчелеген үстерүнең алдагы этабы - авыл җирлекләре башлыклары белән мондый эшчәнлек төренә алынырга әзер булган кешеләрне билгеләү. Җирлек башлыклары, иң беренче чиратта, үз халкының мәшгуль булуы белән кызыксынырга тиеш. Бер төрле талантлы осталарны районыбызда табу бәхете елмайган, икенчеләрен безнең вәкилләребез булган халык-кулланма сәнгать үзәкләрендә укытырга ризалык белдергәннәр. Район җитәкчелеге тарафыннан осталарга булышлык итү вәгъдә ителгән.

Җыелганнарның фикеренчә, халык кәсәбәчелеге эшләнмәләрен сату белән проблемалар туарга тиеш түгел. Аларны сатуны М-5 федераль трассасында оештырырга була, бу максаттан район кулланучылар җәмгыятенә анда сәүдә павильонын ачарга йөкләмә бирелде. Үзебез җитештергән эш-ләнмәләр район кунаклары өчен яхшы бүләк булачак. Аларны шулай ук башка шәһәр һәм районнар өчен мәдәни-массакүләм чаралар һәм бәйрәмнәр үткәргәндә сувенир продукциясе сыман тәкъдим итәргә була. Калуга өлкәсе осталарының тәҗрибәсен исәпкә алырга мөмкин, алар үз эшләренең шактый күләмен туристик үзәкләргә юнәлтәләр.

Балалар иҗаты үзәге директоры К. Ибраһимов сүзләренчә, продукцияне өч төргә бүләргә була: массакүләм сатып алучы, урта дәрәҗәдәге сатып алучы өчен һәм эксклюзив әйберләр. Төрләре буенча - функциональ, декоратив һәм сувенирга. Үзәк, аның сүзләренчә, яңа идеяләрне тормышка ашыручы үзенчәлекле иҗади лабораториягә әверелергә тиеш. Әмма аның кысаларында продукцияне зур тиражда чыгару авыр, дип билгеләп узды Р. Нуриев. Үзәкнең роле - шулай ук халык-кулланма сәнгать осталарын әзерләү. Үзәк эшчәнлегенең гамәли өстәмәсе булырга тиеш. Ул осталарны җәлеп итеп, вакытлар узгач, җитди әйберләр җитештереп, тиражны арттыру белән шө-гыльләнердәй тәрбияләнүчеләрнең һөнәрилекләрен камиллеккә кадәр җиткерергә тиеш. Халык үзен эш белән тәэмин итсен өчен үзәк осталары үз тәҗрибәләрен аңа тапшырулары зарур. "Үз һөнәре буенча махсуслашу һәр-бер торак пунктта булырга тиеш, һәм без Балалар иҗаты үзәге аша үзенә һәм районга файда китерә алырдай кешеләргә ярдәм итәчәкбез. Кешеләрнең үз иҗади сәләтләрен практик тормыш белән бәйләүләре мәҗбүри", - дип тәмамлады сүзен Р. Нуриев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев