Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Химзавод өчен экология – гади сорау түгел

Сишәмбе көнне районның иҗтимагый оешма вәкилләре Урыссу химия заводында экскурсиядә булдылар.

Урыссу бистәсе территориясендә эшләүче сәнәгать предприятиесендә булуның максаты җитештерүчәнлек һәм һаваны чистарту буенча күптән түгел урнаштырылган корылма эшчәнлеге белән кыскача танышудан гыйбарәт иде. "Урыссу химия заводы" ЯАҖ баш инженеры Н. Лукин сүзләре буенча, заводның генераль директоры предприятиедә экологик сорауларны чишүдә һәртөрле ярдәм күрсәтә. Һәм яңа корылма урнаштыру - бердәнбер чара түгел. Әйтик, узган елның язында яхшы сортлы яшь үсентеләр утыртылган. Нәтиҗәдә 110 төп нарат, 450 төп гибрид сортлы, 175 төп пирамидаль тирәк һәм 89 төп алмагач яңарып, үсеп киткән. Экскурсия барышында җыелучылар үзләре өчен бик күп кызыклы тәэсирләр тупладылар, һаваны чистарту буенча күпкырлы технологик процесс баручы "үзәктә" булып, әлеге һаваны сулый алдылар. Баш инженер иҗтимагый оешма вәкилләренең күп санлы сорауларына җавап бирде. Нигездә, ул әзер продукция китерү һәм озату тыгыз герметик, пломба салынган сыемнарда башкарылуына игътибарны җәлеп итте. Бу экологик таләпләрнең берсе һәм контроль-пропуск пунктларында әлеге сорау каты игътибарга алына.
Экскурсиядән соң әңгәмә чәй табыны артында дәвам итте. Әлбәттә, химия заводының торак пункт территориясендә урнашкан булуы халыкта бик зур ризасызлык тудыра һәм тудырачак та. Шулай булуга карамастан, уңышлы эшләп килүче, бюджет оештыручы, урыссулыларны эш белән тәэмин итүче предприятиене таркату турында сүз булырга да мөмкин түгел. Бу, гафу, өстәл күчереп кую түгел. Бу үз вакытында Урыссу бистәсенең шәһәр төзү планыннан башка тергезелү нәтиҗәсе. Заводның исә бурычы - бөтен сораулар санитар-эпидемиологик таләпләр нигезендә чишелерлек итеп эшчәнлекне оештыру. Иҗтимагый оешма вәкилләре ахырда мәгънәле экскурсия, сорауларына җавап биргәннәре өчен завод җитәкчелегенә рәхмәтләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев