Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Хокук бозулар белән көрәшүдә берләшергә

Хокук бозуларны кисәтү буенча комиссия утырышында иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән кешеләрне яңадан социальләштерү, элек инде хөкем ителгән затлар белән эшне оештыру, утлы корал әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү сораулары каралды.

Ютазы районы буенча РФның Эчке эшләр министрлыгы бүлеге җитәкчесе урынбасары А. Сәлимгәрәев мәгълүматлары буенча, районның Эчке эшләр министрлыгы бүлегендә профилактика исәбендә 253 кеше тора. Алар тарафыннан җинаятьләрне кабат кылуны кисәтү максатларында, атна саен алар яшәү урыннары буенча һәм җәмәгать урыннарында тикшерәләр, аларны белән кисәтү әңгәмәләре уздырыла, кирәк булган очракта, аларга карата административ күзәтчелек оештырыла һәм башкалар. Салынган штрафларны вакытында түләмәгән затларга да чаралар кискенләштерелә. Ел дәвамында утлы коралның законсыз әйләнеше белән бәйле өч җинаять ачыкланган. Әлеге юнәлештәге эш министрлык тарафыннан тәнкыйть утына алынмады.
Сак астына алыну белән иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән затлар белән эш өчен җаваплы комиссия әгъзасы Д. Волкова халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге, халык мәшгульлеге үзәге, район хастаханәсе белән ведомствоара бәйләнешне тормышка ашыра. Аның сүзләре буенча, иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән затлар өчен обход кәгазе булдырылган, әлеге кәгазь белән алар медицина һәм психологик тикшерүләр уза. Әлеге документта шулай ук әлеге затларга эшкә урнашуда һәм социаль ярдәм күрсәтүдә бирелгән булышлык турындагы мәгълүмат та бар. Обход кәгазендә күрсәтелгән бөтен мәгълүмат полициянең вәкаләтле участковыйлары тарафыннан теркәлә. Әлеге документ шулай ук иректән мәхрүм ителгән затларга ярдәм күрсәткән оешмаларны контрольдә тотарга да ярдәм итә.
Киңәшмә барышында комиссия әгъзалары хокук бозуларны кисәтү буенча комиссия утырышына суд приставлары хезмәте вәкилләрен кертергә, шулай ук профилактика эшенә җирлек башлыкларын да җәлеп итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Предприятиеләрнең видеокүзәтүнең техник чаралары белән җитәрлек дәрәҗәдә җиһазландырылмавы да ассызыкланды. Кибет һәм ягулык салу станцияләрендә, банкомат куелган урыннарда, базарда һәм тимер юлы вокзалында да видеокүзәтү белән җитди мәсьәләләр туган. Комиссиянең киләсе ел утырышларындагы планнарында - подвал биналарының террорчылыкка каршы сакланганлыгы, ялган продукция сату, алкоголь продукциясен законсыз сату сорауларын һәм башка төрле мәсьәләләрне тикшерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев