Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Хуҗалыклар “дүртле” билгесе алды

Сишәмбе көнне район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техника һәм тагылма агрегатларның кырга чыгарга хәзерлеген тикшереп, комиссия эшләде.

Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы игенчелек тармагының әйдәүче киңәшчесе Ф. Зиннәтов, агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлегенең I разрядлы өлкән белгече Р. Насыйров, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы А. Гайнетдинов, баш агроном Г. Бакиров, дәүләт техник күзәтчелек инспекторы Р. Вәлиев сос-тавындагы комиссия тракторларның ремонтлануын, тагылма агрегатларның ремонтын гына түгел, хәтта көйләнүен һәм комплектлануын да тикшерделәр. Белгечләр хуҗалыкларда техник хезмәт күрсәтү пункты булу-булмауга, механизаторларның махсус киемнәр, аптечка, ут сүндергеч белән тәэмин ителүләренә, химик матдәләр белән эш итүче хезмәтчән-нәрнең медицина тикшерүе узуына игътибар бирделәр. Аларның дикъкатеннән орлык сыйфаты һәм складларының торышы да читтә калмады.

Тикшерүгә дучар булган бер генә хуҗалык та соңгы пункт буенча зурдан кубып тәнкыйтькә эләкмәде. Сер булмаган проблема - массага киткән чәчү материалыннан котылу мөһимлеге ассызыкланды. Яхшы сортлы орлыклар сатып алынуы хупланды. Ә менә складларда идәннәрнең орлык өемнәренә таба себерелүенә шелтә белдерелде. Эшкәртелгәндә, ындыр табагы машиналарының иләкләре аша чыгу җаен тапкан чүп-чар чәчкечләрнең аппаратын тыгылдырачак. Өстәвенә, "Заря", "Кәрәкәшле" җәмгыятьләрендә чәчкечләр хәзерлегендә чагыштырмача гаепләр күбрәк табылды. "Нәбиуллин" хуҗалыгындагы чәчкечләрнең төрәннәре яхшы ремонтлануы ассызыкланды. "Уңыш" җәмгыятенә исә, гомумән, тиңнәр табылмады. Механизаторлар трактор һәм авыл хуҗалыгы машиналарына механик ремонт кына түгел, косметик ремонт та ясау өстенә, аларны комплектлаштырып та куйганнар иде. Кыскасы, машина-трактор паркының "товар күренеше" яхшы фикер тудырды. Тукай исемендәге җәмгыять алда торган кыр эшләренә 15 метр киңлектәге тырма агрегаты сатып алган, яңа чәчү комплексы кайтып җитәргә тиеш. Гамәлдә булган тагылма агрегатлар белән дә тәртип. Тик территориядә тәртип юк. Таркаулык тагын берничә хуҗалыкта хөкем сөрә. "Нур-Агро" җәмгыятеннән тыш, калган агроколлективларда техник хезмәт күрсәтү пункты оештырылмавы, инкрустацияләнгән орлыклар белән эш итәчәк хезмәтчәннәрнең медицина тикшерүе узмавы гомуми балларны киметүгә китерде. Нәтиҗәдә, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының тракторлар, тагылма агрегатларның кырга чыгарга хәзерлегенә бәя бирүче положениесенә ярашлы, "Уңыш" ҖЧҖ - беренче, "Нәбиуллин" КФХ икенче урынга лаек булдылар. Җиңүчеләр билгеле суммада запас частьләр белән тәэмин ителәчәкләр.

Сүз ахырында, җитешсезлекләрне бетерү, чәчүне оптималь срокларда башкару максатында тагын бер кат әзерлекне күздән кичерү өчен, йомраннарның җир өстенә чыгуын, беренче күк күкрәвен исәпкә алсак, вакыт санаулы гына калып килә. Көннән-көн күтәрелүче температура турында әйтеп тә торасы юк. Нурагролылар биш-алты көннән күпьеллык үләннәргә ашлама кертүне һәм тырмага чыгуны күздә тоталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев