Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Хәйрия акциясе кысаларында районның 88 беренче сыйныф укучысы букчалар алды

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе кысаларында районның сиксән сигез булачак беренче сыйныф укучысы быел мәктәп кирәк-яраклары белән букчалар кабул итеп алды.

Мәктәпкә укырга керергә әзерләнүче күп балалы, аз тәэмин ителгән һәм опекун гаиләләреннән балаларга акча җыю өчен оештырылган "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе безнең республикада инде җиденче тапкыр уздырыла. Анда ютазылылар да актив катнаша. Быел районның сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, бүлекләр һәм хезмәтләр җитәкчеләре, эшмәкәрләр, җирлек башлыклары, мәгариф учреждениеләре директорлары көче белән 150 мең сумнан артык акча җыелды. Букчалар тапшыру Урыссу бистәсенең балалар паркында тантаналы шартларда узды. Бүләк сыйфатында кечкенә акциядә катнашучылар шулай ук бассейнга йөрү өчен абонемент алачак, ә "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлекчәсе булачак укучыларга физик культура белән шөгыльләнү өчен спорт футболкалары әзерләгән.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев игелекле эшкә өлешләрен керткән барлык районда яшәүчеләргә рәхмәт белдерде, шулай ук мәгариф системасына муниципалитет, республика органнары һәм республика президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәм итүен билгеләп үтте. Агымдагы елда гына да район мәгариф учреждениеләрен ремонтлауга 22 миллион сум акча бүленгән. Яңа уку елына Иске Урыссу, Подгорный һәм Урыссудагы 3 санлы мәктәпләр тәртипкә китерелгән. Планнарда - 2 һәм 5 санлы балалар бакчалары түбәсен, Урыссудагы 3 санлы балалар бакчасының җылыту системасын ремонтлау, Урыссу гимназиясенең фасад эшләрен тәмамлау. Узган елда безнең район мең кешегә туучылар саны буенча икенче урынга чыкты, ә агымдагы елның беренче яртыеллыгында күп еллар дәвамында беренче тапкыр бездә туучылар саны үлүчеләр саныннан артып киткән. Районда укучылар саны да арта. Соңгы ике-өч елда район мәктәпләре 120-140 укучы чыгарган булса, быел инде парталар артына тәүге тапкыр 220 беренче сыйныф укучысы утырачак. Мондый куанычлы фактлар, дип билгеләп үтте район башлыгы, аңа тагын да зуррак җаваплылык өсти һәм мәктәпкәчә һәм мәктәп учреждениеләрен үстерүгә саллы капиталь салулар мөһимлеге турында искәртә. Һәм республика президентына аның беренче үтенече - Солнечный микрорайонында балалар бакчасын төзүдә ярдәм сорау булачак. Акциядә катнашучылар һәм бәйрәм кунаклары алдында Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Лиана Сәетова чыгыш ясады. Булачак берече сыйныф укучыларын һәм аларның әти-әниләрен әһәмиятле вакыйга белән котлап, ул аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләгә матди ярдәм сыйфатында ул акчалы конвертлар тапшырды. Әлеге бәйрәмне оештырган социаль яклау, мәдәният, мәгариф бүлекләре бәйрәмне чара сәбәпчеләре өчен онытылмаслык вакыйга итәргә тырышкан. Аңа багышлап өлкәннәр котлаулары гына түгел, укучыларның концерт номерлары да, театральләшерлгән тамаша да, күңелле уеннар да әзерләнгән иде. Әмма иң зур куанычны булачак укучыларның тормышларындагы беренче мәктәп букчаларыннан алулары күренде. Берләре аларны сакчыл рәвештә кочаклап утырды, икечеләре ранецларына ниләр салынуын белү өчен түземсезлек белән аларның эчләрен күзәтә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев