Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Иң яхшылардан булуыңны исбатла

26 октябрьдән 27 октябрьгә кадәр районда эшче белгечлекләр арасында һөнәри осталык бәйгесе үткәреләчәк. Теләгән һәркем анда катнаша ала.

Яхшыларның яхшысы исеменә һөнәри осталык конкурсында токарьлар, фрезерчылар, эретеп ябыштыручылар, электрчылар, ташчылар, штукатур-малярлар, шоферлар, сантехниклар һәм урам себерүчеләр ярышачак. Әлеге чара төп эшче һөнәрләр хезмәте дәрәҗәсен күтәрү һәм районыбыз предприятиеләре, оешмаларының югары квалификацияле эшчеләренең казанышларын һәм алдынгы тәҗрибәләрен пропагандалау максатында үткәрелә. Конкурсны район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге координацияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев