Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Җиңел атлетларның уңышы

Узган ялларда "Олимп" спорт комплексының җиңел атлетика манежында "Регион-Газ" ҖЧҖ призларына җиңел атлетика буенча Бөтенроссия турниры узды.

Әлеге турнир бөтенроссия спорт календаренә керә һәм ел саен безнең районда узачак. Мондый күләмле ярышларда өч йөзгә якын җиңел атлет катнашты. Урыссуда Россиянең өч төбәге - Татарстаннан, Башкортстаннан һәм Оренбург өлкәсеннән егерме команда җыелды.
Спортчылар парады алдыннан сәламләү сүзе белән җиңел атлетика буенча халыкара класслы спорт мастеры, Башкортстан Республикасының җиңел атлетика федерациясе рәисе, ярышларның төп химаячесе Альберт Газизов, шулай ук район җитәкчелеге вәкилләре чыгыш ясадылар.
Беренче тапкыр безнең җиңел атлетлар бөтенроссия масштабындагы ярышларның призерлары булдылар, моның белән тренерны да, җанатарларны да, район җитәкчелеген дә хәйран калдырдылар. Урыссулы Ирина Бибенина 30 метр дистанцияне барыннан да җитезрәк узды һәм беренче урынга лаек булды. Шул ук дистанциядә финишка искеурыссулы Илнар Йосыпов килде. Бу күптән түгел генә эшли башлаган тренерның зур уңышы. Ике призлы урынга лаек булучы да җиңел атлетика буенча Рузил Файсханов тәрбияләнүчеләре. Кыска гына вакыт эчендә Рузил Ринат улы ике призер тәрбияли алды. Аның командасында әле перспективалы спортчылар күп. Аларга уңышлар теләргә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X