Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Икенчел торак икенче планда

"1941-1945 еллардагы Бөек ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту" программасы кысаларында субсидия алучы район ветераннары беренчел күчемсез милеккә өстенлек бирә башладылар.

Яңа йорттагы уңайлы фатир икенчел торак базарының иң кулай тәкъдиме белән чагыша алмый. 2010 елда сертификат алган ветераннарның 90 проценты икенчел базардагы торакны сайлаган булса, аннан соңгы елда әлеге тенденциянең кимүе күзәтелде. Әйтик, узган елда әлеге күрсәткеч 20 процентны тәшкил итте. Торакны исәпкә секторы мөдире О. Кудакаева сүзләре буенча, ветераннарга субсидия торак бинаның тулы мәйданы 36 квадрат метр һәм торакның уртача базар бәясе хисабыннан чыгып бирелә. Бүгенге көндә ул 1 065 600 сум тәшкил итә. Программа гамәлдә булган өч ел эчендә районның 237 ветераны һәм аларның гаилә әгъзалары торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип табылганнар. Торак таныклыкларын 158 ветеран кабул итеп алган, шуларның өчесе субсидияне социаль ипотека программасы буенча торак юнәтүгә файдаланган, 35е - шәхси йорт төзегән, 21 ветеран яңа торак базарыннан фатир сатып алган.
2013 елда район алдында 8 мең квадрат метр яңа торак кертү бурычы тора. Шуны әйтергә кирәк, төзелеш буенча дәүләт программалары районның төзелеш тармагын үстерүдә яхшы этәргеч булып торалар. Район җитәкчелеге исә финанс ресурсларын үзләштерүнең сыйфатына - яхшыртылган планировкадагы фатирлар төзүгә басым ясый. Алар үз чиратында сыйфатның заманча стандартларына һәм торак шартларын яхшыртырга булган кешеләрнең таләпләренә җавап бирергә тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев