Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Интеллектуаль спорт

2011-2012 елларда ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждение хезмәткәрләре арасында "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексында спартакиада зачетына шахматлар буенча зональ ярышлар узды.

Шуны билгеләп узарга кирәк, ТР Хезмәт мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләр арасында спартакиада хезмәткәрләрнең физик камиллекләрен үстерү, ведомство карамагындагы учреждениеләрдә физкультура-спорт хәрәкәтен саклау һәм аны үстерү өчен шартлар тудыру максатында үткәрелә.
Шахматлар буенча ярышларда Татарстанның Көньяк-Көнчыгышының җиде районыннан, ә нәкъ менә Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Мөслим, Сарман һәм Ютазыдан командалар катнашты. Аларны район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Фәнис Нәбиуллин, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Кәшиф Вәлиев сәламләделәр, ярышларның шартлары белән баш судья Ринат Мөхәммәдиев таныштырды.
Уен боҗра системасында узды. Нәтиҗәдә, 15,5 очко җыеп, бөгелмәлеләр җиңү яулады. Бер очкога калышып, икенче урынны мөслимлеләр алды, өченче урында - азнакайлылар. Ралит Хәйдәров (124 санлы һөнәри училище), Камил Шәгәлиев (124 санлы һөнәри училище) һәм Людмила Локтева (республиканың матди ярдәм итү үзәге) составындагы безнең команда дүртенче урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев