Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Инвестицияләр – безнең киләчәк

Районда танышу визиты белән ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов булды.

Сәнәгать предприятиеләренә багышланган экскурсияне район башлыгы Р. Нуриев Урыссу химия заводыннан башларга тәкъдим итте. Биредә кунак һаваны чистарту буенча урнаштырылган яңа корылма, шулай ук тулаем предприятие эшчәнлеге белән кызыксынды. Электр-механика заводында кунаклар цехларда җитештерүчәнлек белән таныштылар. Сүз уңаенда, нәкъ менә әлеге яшь завод җитештерү тармагына төпле салынган инвестицияләр өлгесе булып тора. Урыссу ГРЭСы директоры бүлмәсендә сүз бүгенге көндә иң кискен торган сорау - станцияне саклап калу турында барды. "Әгәр станциягә инвестор "керә" һәм үзгәртеп кору эшләренә акча сала икән, Урыссу ГРЭСы безнең районга гына түгел, күрше Октябрьский һәм Туймазы шәһәрләренә дә хезмәт күрсәтә алачак, - диде ГРЭС директоры В. Петров. - Ә бу 180 меңнән артык кулланучы дигән сүз". Аның фикеренчә, үзгәртеп кору чаралары җылылык белән тәэмин итүгә билгеләнгән тарифларны да киметә ала. Район башлыгы әлеге объектның ютазыда яшәүчеләр өчен генә түгел, Татарстанның тулаем энергия системасы өчен дә мөһим булуын ассызыклады. Якупов һәм Нуриев "Электросоединитель" заводына юл алдылар. Биредә аларны предприятиенең генераль директоры Р. Нәбиуллин цехлар буйлап озата йөрде. Ул предприятие эшчәнлеге һәм әзер продукцияләр турында җентекләп сөйләде, шулай ук инженерларның шәхси уйлап тапкан эшләнмәләрен күрсәтте.
Башкала кунагы Солнечный микрорайонында булды. Ул анда Көнчыгыш урамында төзелгән ветераннар йортларын карады, мәчет төзелеше белән танышты. Объезд сәнәгать предприятиеләре, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, фермерлар, эшмәкәрләр катнашындагы киңәшмә белән тәмамланды. Монда районның инвестицияләр җәлеп итү дәрәҗәсе тикшерелде. Аларны сәнәгать комплексы гына түгел, үсеш алган транспорт системасы, аграр сектор, файдалы казылмалар да җәлеп итә ала. Соңгысы турында әйтсәк, Ютазы җире аларга бик бай, шуңа күрә киләчәктә районда цемент заводы төзелеше планлаштырыла.
Якупов үз чыгышын район турындагы тәэсирләреннән башлады. Беренче карашка ул аның өчен инвестицияләр җәлеп итүдә уңай булып күренгән. Әмма хезмәт ресурсы булмый торып, бер генә проект та гамәлгә ашмаячак, ди кунак. Бүген кадрларга мохтаҗлык кичерүче "Алабуга" инвестицион проектын ул мисал итеп китерде. Нуриев районда потенциал барлыгына ышандырды. Предприятиеләрдә эш урыннары күләме тотрыклы рәвештә арта. Ләкин район җитәкчелеген яшьләрнең читкә китүе бик борчый. Нуриев яңа инвестицион проектлар аша яшьләрне районга кайтарып булачагына басым ясады. Сүзен йомгаклап, ул районның теләсә кайсы инвес-тицион проектны карарга һәм үзләштерергә әзер булуын хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев