Иске Каразирек авылында мәүлид кичәсе уздырылды
Иске Каразирек авылы мәдәният йортында Мәүлид бәйрәме узды - Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне билгеләнеп үтелде.
Авылның имам-хатибы Фоат Заһриев Нәсимә абыстай белән бергә җыелган мөселман авылдашларына хаҗ сәфәреннән слайдлар күрсәтте. Бәйрәмдә шулай ук җиде бала да катнашты. Алар дин дәресләренә йөри. Бәйрәм мөселман киемнәренә киенгән укучылар өлкәннәр белән бергә пәйгамбәребезгә салават догалары белән тәмамланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев