Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Иске йорт урынында яңасы булачак

Быелның дүртенче кварталында Урыссу бистәсенең Ленин урамында 27-фатирлы яңа йорт тапшырылыр дип көтелә.

Исегезгә төшерәбез, төзелеш оешмасы булып "Стройбетон" ҖЧҖ чыкты. Бүгенгә грунтны өйрәнүгә багышланган тикшерү эшләре төгәлләнгән, төзелеш мәйданы әзерләнгән, проект килешүе төзү тәмамлану стадиясендә, фатирның планировкасы һәм эшкәртү эшләре сораулары буенча торакның булачак хуҗалары белән акт әзерләнә.
Төзелеш бетоны җитештерү компанияләре төркеменә керүче Урыссу тимер-бетон эшләнмәләре предприятиесенең төзелеш башларга теләк белдерүен район җитәкчелеге дә хуплаган. Урыссу тимербетон эшләнмәләре заводы генераль директоры И. Гәрәев сүзләренә караганда, бу йорт иң соңгы замана таләпләренә җавап бирәчәк: яхшылап эшләнгән лоджия, фасадның тышланган булуы, якын-тирә территорияне яшелләндерү һәм төзекләндерү, мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен тирәлек, балалар һәм спортчылар өчен мәйданчыклар, машина кую урыны, ял итү урыны булыр дип фаразлана.
-"Стройбетон"ның барлык мөмкинлекләре дә бар - җитештерү базасы, грамоталы һәм тәҗрибәле белгечләр. Без киләчәккә оптимизм белән карыйбыз һәм алга куелган бурычны һичшиксез башкарып чыгачакбыз. Төзелеш тармагы перспективасында, шул ук вакытта торак төзү, үз эшебезнең бер юнәлеше дип саныйбыз. Йорт фатирларының төп өлеше Бөек ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасы нигезендә ветераннарга каралган, калганы өлешләп катнашу буенча биреләчәк, шуңа күрә кешеләрне бу төзелештә катнашырга чакырабыз, ә бер өлеше - тузган торактан күченүчеләр өчен, шулай ук - ике фатир районның бюджет сферасында эшләүчеләргә тапшыру өчен муниципалитетка бире-ләчәк, - дип сүзен йомгаклады Ильдар Мәхмүт улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев