Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Каникулларда – район башлыгы янында

Мәктәп каникуллары чорында район башлыгы Рөстәм Нуриев үз бүлмәсендә укуда һәм спортта үзләрен таныткан районның өлкән сыйныф укучылары белән очрашты.

Диалог барышында район башлыгы һәрберсенең "регалийлары" белән танышты һәм һәркемнән бүгенге көндә аны ниләр дулкынландыруы, авылдагы һәм мәктәптәге нинди сорауларга игътибар юнәлтергә кирәк булуы белән кызыксынды. Балаларны хуплап шуны әйтәсем килә, әдәплелек хисе аларга ят түгел иде: теге яки бу сорауны башлыкка ишеттергәнче, алар хәл ителгән проблемалар өчен рәхмәт әйтергә дә дә онытмадылар. Әйтик, әңгәмә барышында Урыссу гимназиясенең җылынуы, ә менә Урыссудагы 4 санлы мәктәп шугалагының аз гына файдаланылып, бүгенге көндә эшләмәве билгеләп үтелде. Район үзәге мәктәпләренә укырга йөрүче Әбсәләм авылы укучыларына мәктәп автобусы һәм, берсүзсез, күптән сөйләнелүче юллар кирәк. Әбсәләмдә юллар төзү, дип билгеләп үтте Нуриев, этаплы булачак - чөнки моның өчен шактый финанслар таләп ителә. Ютазыда урам яктыртылышы "аксый", аның каравы, шугалак уңышлы эшли, киләчәктә җәйге спорт мәйданчыгы төзү дә каралган. Бәйрәкәдә, юлларны исәпкә алмасаң, барысы да яхшы. Иске Каразирек авылы мәдәният йортында Яңа ел бәйрәмнәрендә салкын булган, ә менә яктыртылыш белән эшләр җайланган. Район үзәгенә җиңел атлетика буенча секцияләргә йөрүче Иске Урыссу мәктәбе укучыларының транспорт белән проблемалары бар. Хәл ителгән сорау - ремонттан соң тәрәзәләрдән җил өрми. Ә менә Урыссу бистәсе балалары өчен яшьләр үзәге булмау актуаль сорау булып кала.

Кыскасы, әлеге укучылар - җәмгыятьнең чын мәгънәсендә актив гражданлык позицияләре булган вәкилләре. Район башлыгы үзенең аталарча нәсыйхәтендә укучыларның менә-менә студентлык чоры башлануын һәм аларның туган җирләреннән читкә китәчәген ассызыклады.

-Тормышка әти-әнинең акча янчыгы аша гына карарга кирәкми, - дип билгеләп үтте Нуриев. - Үз алдыгызга зур максатлар куегыз һәм аларны тормышка ашыруга планлы якын килегез. Бу җәһәттән, аеруча егетләр, машина һәм фатир сатып алырга омтылу кебек мещаннарча максатлардан качыгыз. Әгәр сезнең хыялыгыз, мәсәлән, завод белән җитәкчелек итү булса, боларның барысы да киләчәк. Һәм кешегә уңыш өчен белем түгел, ә акыл кирәк булуын онытырга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев