Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Каразирек укучылары Казанга барачак

Узган чәршәмбедә, 15 майда, бердәм Универсиада көне кысаларында, Иске Каразирек мәктәбендә зур спорт бәйрәме үткәрелде.

Чарада ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Лиана Сәетова, мәгариф бүлеге начальнигы Илшат Мәрданов һәм башкалар катнашты. Мәктәп тәрбияләнүчеләре әлеге чарага яхшы әзерләнгәннәр иде. Теоретик өлеш барышында педагоглар һәм укучылар үзләре мәгълүмати характердагы чыгыш тәкъдим иттеләр, җыелучыларны студентларның алда торган спорт форумына әзерлекләре, республика башкаласында яңа грандиоз объектлар төзелеше белән таныштырдылар. Безнең районга кураторлык итүче органның вәкиле буларак, Лиана Сәетова Каразирек мәктәбе укучыларын һәм район яшьләрен аларның сәламәт яшәү рәвешенә омтылышларына булышлык күрсәтергә килгән иде. "Мәктәптә булудан күңелле тәэссоратлар калды. Биредә Универсиада көне шулкадәр дәрәҗәдә оешкан төстә уза, балаларның активлыклары таң калдыра. Ерак авылларда да үзләрен төбәкләреннән читтә таныткан спортчылар булуы күңелле күренеш. Казанга, Универсиаданың үзенә килүегезне, дөнья классындагы спортчыларның рекордларыннан эмоциональ заряд алып калуыгызны гына телисе кала. Ә Каразирек мәктәбе укучыларына, мәктәпләренең һәм районнарының спорт тормышында аерылып торучылар буларак, без аларга алда торган Универсиадага 15 билет алып килдек", - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Лиана Марсель кызы. Шуны искәртәбез, Иске Каразирек мәктәбе үзенең спорт казанышлары белән район күләмендә генә түгел, республика дәрәҗәсендә дә билгеле. Мәгариф бүлеге начальнигы әйтүенчә, Мәгариф министрлыгы линиясе буенча безнең районга Универсиадага 32 билет тапшырылган, аның уты безнең районга да җитәчәк. Сүз уңаеннан, эстафетаны, Универсиада утын кабул итү ышанычын каразиреклеләр - район һәм республика билбау көрәше ярышларында җиңүче, 11 сыйныф укучысы Илсур Кашапов һәм шулай ук спорттагы уңышлары белән аерылып торган Алия Бәдретдинова яулады.
Ә бердәм Универсиада көне кысаларында футбол, волейбол уеннары, кыска һәм озын дистанциягә йөгерү, спорт ярышлары һәм кече сыйныф укучылары өчен спорт хәрәкәт дәресләре оештырылган иде. Ахырда җиңүчеләргә һәм бүләкләнүчеләргә грамоталар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев